Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Беренче бала өчен ана капиталы булачак

Ә икенче бала өчен булганының күләме артачак.

Бу хакта Владимир Путин Федераль җыелышка Юлламасында белдерде.
Яңа кагыйдәләр 2020 еның 1 гыйнварыннан кертелергә тиеш.

Икенче бала туган очракта ана капиталы 150 мең сумга артачак һәм 616 мең 617 сумга җитәчәк, диде Президент.
Ана капиталы программасы ким дигәндә 2026 елга кадәр озайтыла.

Путин Русиядә демографияне яхшыртуга юнәлтелгән башка чаралар турында да белдерде. Шул исәптән аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнгән балаларга өч яшьтән җиде яшькә кадәр 2020 елда — 5,5 мең cум, 2021 елда 11 мең сум түләү турында да.

Моннан тыш, 1-4нче сыйныфларда укучылар бөтен ил буенча якындагы өч елда кайнар аш белән тәэмин ителергә тиеш.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев