Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Беренче лекцияне Татарстан мөфтие укыды

Казанда VII «Мәхәллә» мөселман лидеры мәктәбе ачылды 22 декабрьдә КФУның «Ислам һәм ислам белемен үстерү буенча ресурс үзәге»ндә VII “Мәхәллә” мөселман лидеры мәктәбе ачылды

 Бу хакта ТР Диния нәзарәте хәбәр итә.

“Мәхәллә” мәктәбе кысаларында заманча вәзгыять белән бәйле мәсьәләләрне исәпкә алып, социаль өлкәдә мөселман яшьләренең потенциалын активлаштыру сораулары карала: мөселман җәмгыяте үсешендә дини белемнәрнең роле, мөселманнарга карата уңай мөнәсәбәт формалаштыру һ.б.

Ел саен узучы мөселман лидеры мәктәбе, Ислам мәдәниятенә һәм мәгарифенә ярдәм күрсәтү фонды белән берлектә 22-24 декабрь көннәрендә КФУның «Ислам һәм ислам белемен үстерү буенча ресурс үзәге»ндә уза. Аның эшендә төрле галимнәр һәм белгечләр лекцияләр белән чыгышлар ясаячак.

Әлеге чарада иң беренче булып лекцияне Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин укыды. Үзенең чыгышында ул “Иҗазәтләр (дини белемнәр чылбыры) — өммәтнең тотрыклы үсеш нигезе” темасын ачып салды.

Мөфтинең дәресен тыңларга Россиянең төрле төбәкләреннән мөселман дини оешмалары, социаль әһәмияткә ия проектларны тормышка ашыручы иҗтимагый оешма вәкилләре, блогерлар, журналистлар, мөгаллимнәр килде. Семинарны онлайн-трансляция рәвешендә дә карап була иле. Шулай итеп, сәгать ярым дәвам иткән лекцияне илледән артык кеше тыңлады. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев