Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Берьюлы 5 йорт янды

Иртә килгән коры һәм җилле яз үзе белән бергә фаҗигаләр алып килде.

10 апрель көнне Актаныш районы Тат.Ямалы авылында 5 йортка ут капты. Янгынны сүндерергә тирә-яктан төрле техника, махсус хезмәтләре килде. "Ут су сипкәнне уйлап та карамады", - ди авыл халкы. Социаль челтәрләрдә таралган видео авторыннан: "Авыл белән янабыз", - дигән сүзләр дә ишетелде .

Аллаһка шөкер, янгынны туктата алдылар. Кызганыч, 5 йорт көлгә әйләнде. Ямалы авыл советы хәбәр иткәнчә, фаҗига нәтиҗәсендә 1997 елгы ятим егет тә йортсыз калды.

"Әти-әнисе мәрхүмнәр, Зөлфәт биш баланың иң кечесе. Төп йортта калып, үзе генә яшәп ята иде. Чаллыга эшкә барыштырды ,"- диде авыл советы башлыгы сәркатибе Люзия ханым. Йорт иминятләштерелмәгән булган. Хәзер Зөлфәтнең торыр җире юк. Теләгән һәркем аңа булдыралганча ярдәм итә ала. 8-960-07-43-505 номеры Сбербанк  (Зөлфәт Флоритович Ф.) картасына беркетелгән.

Янгында шулай ук 83 яшьлек Тәскирә әбинең дә өе янган. Ул көчле авырулар, инсульт кичергән ханым. "Әлдә ярый чыгып котылган,"- диләр авылдашлары. Хәзерге вакытта Әспирә ханым кызларында. Алар шул ук авылда яши.  Әби дә өстендәге киеме һәм документлары белән генә калган. Бәхеткә, йорты иминиятләштерелгән булган. Әспирә ханымга да ярдәм итәргә теләүчеләр булса, 8-962-574-56-17 номеры буенча Ак барс картасына (Варина Тәскирә) акча җибәрә ала.

Калган 3 йортның 2сен күптән түгел генә шәһәрдән кайтканнар сатып алган булган. Ремонт ясап яшәргә яки дача итеп тотарга уйлаганнар булса кирәк. Аларны әле авылда белмиләр. Бер йорт хуҗасыз булган.

Янгынның төгәл сәбәбе әлегә ачыкланмаган, тикшерү бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев