Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Берьюлы дүрт кеше һәлак булды

Фаҗига Пенза өлкәсендә килеп чыкты.

Фаҗига Пенза өлкәсендә килеп чыкты.
Пенза өлкәсенең Городище – Никольск трассасында коточкыч юл-транспорт һәлакәте булды.
ГАИ инспекторларының якынча мәгълүматлары буенча КамАЗ һәм Citroen машиналары бәрелешә. Нәтиҗәдә минивен тимер өеменә әйләнә. Аның йөртүчесе һәм өч пассажиры һәлак була.
Чит ил машинасындагы тагын ике кеше һәм йөк машинасын йөртүче авыр җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатыла. 
Citroen машинасындагылар Татарстан кешеләре икәнлеге билгеле. Алар өйләренә кайта торган булалар.
Фаҗига буенча тикшерү  эшләре башланды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кайгылы хәбәр юл-транспорт һәлакәте кешеләр үлеме