Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә һава температурасы рекорд куйган
Чыдап булмаслык эсселеге белән танылган Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә һава температурасы чираттагы рекордны куйган.
Рекордлы температураны Абу-Дабиның Мезеир районында теркәгәннәр. Илнең метеорология үзәге мәгълүматлары буенча, монда һава температурасы +51,5 градуска җиткән. Хәзерге вакытта БГЭдә түзеп булмаслык дымлылык белән кушылган эсселек хөкем сөрә. Метеорологлар фаразынча, алдагы көннәрдә хәл яхшыруга таба бара — температура уртача +46 градуска төшәчәк, диелә.
http://maydan.tatar/berleshken-garep-emirleklerende-hava-temperaturasy-rekord-kujgan/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев