Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бетте... Җимерелде... Үзем...

Соңгы арада, 70% кеше телендә шул сүзләрне ишетергә туры килә. Үзгәрешләр котолгысыз! Тик бу вакытта ничек үзеңне югалтмаска һәм яңа көч белән эшләргә соң? Иң беренче чиратта килеп туган хәлгә мөнәсәбәтне билгеләргә тәкъдим итәм. Бу очракта сезгә җиңелрәк булачак.

Бу минем ачыш түгел, бары тик Элизабет Кюблер-Россның «Кайгының 5 этабы» моделе мисалында сезгә үзегезне аңларга ярдәм итәргә тырышу гына. Аны укып, танышып чыгу гына да, сезгә күп нәрсәгә ачыклык һәм алга таба барырга көч бирәчәк. 
Үзгәрешләргә мөнәсәбәт 5 стадиядә уза. Алар нәкъ мин язган тәртиптә, яки буталып, яки кире кайтып кабатланып, хәтта бер этабында батып калу рәвешендә дә булырга мөмкин. 

Беренче стадия – шок, кире кагу.

Килеп туган ситуациягә карата саклану реакциясе буларак туа. Гадәттә без: «Юк, бу мөмкин түгел,  болай була алмый» кебек уйлар белән янабыз. Әгәр ситуацияне кабул итмәсәк, ул безгә тимәс төсле. Бу позиция берникадәр комга башын тыккан тәва кошын хәтерләтә. 

Икенче стадия – ачу.

«Ни өчен бу минем белән?! Юк! Бу гаделсезлек! Мин моны кабул итә алмыйм!» 
Ситуациянең чыннан да безгә кагылганын аңлап алгач, аны кабул итмәвебез ачу белән алышына. Бөтен тирә-якны килеп туган хәлләрдә гаепли башлыйбыз. Һәм нәрсә кызыклы, безнең ачу төрле якка юнәлгән: без якыннарыбызны, җитәкчелекне, илне, үзебезне, хәтта югары көчләрне гаеплибез. Шушы өлештә тик торганнан бер-береңә бәйләнү, әйткәләшү, кызып китү күзәтелә. 

Өченче стадия – сатулашу.

«Бераз гына түз инде. Аз гына сабыр ит тә, мин әзер булам. Берничә ел гына...»
Бу моментны «үлеп баручылар» реакциясе диләр. Шундый вакытта кешелек Аллаһ белән «килешү төзергә» тотына. Зинһар өчен бу юлы гына үтеп китсен, башка алай эшләмәскә сүз бирәм... Үзгәрешләрне ничек тә кичектереп тору чарасын эзләү этабы дияргә дә була. 

Дүртенче стадия – депрессия. 
«Мин шундый бәхетсез! Миңа берни дә кирәкми!»

Сатулашу нәтиҗәсен бирми һәм үзгәрешләр һаман саен якынрак икәнен күрү, депрессия халенә җиткерә.Бу стадиядә кешедә бернинди энергия юк, еш кына больничный алына, дәрт кими. Иртәгәге көн бушлык картинасы белән алышына. 

Бишенче стадия – кабул итү. 

«Бар да яхшы була! Мин моны үзгәртә алмыйм, тик мин бу үзгәрешләр булуга әзерләнә алам».
Кеше инде бу үзгәрешләрнең котылгысыз булуын аңлап, танырга мәҗбүр була. Тик бу шатлыклы тану түгел, әлбәттә. Бу әле баш иеп агымга иярү генә. Әмма, шушы өлештә яңа мөмкинлекләр ачылу, яңа мин табылу бара һәм бу искиткеч. Кешенең баш мие һәрвакыт үзенә уңайлылык эзли. Шуның белән бәйле рәвештә ул тизрәк эшли, мәгълүматны тизрәк үзләштерә, ситуациядән чыгу юлларын эзли башлый. Нәкъ шушы стадиядә канатлану, рухлану, үз-үзеңә ышаныч уяна.

Нинди генә хәлдә калсагыз да, үзегезне гаепләмәгез, һәрбер стадияне үтегез! Сез искиткеч нәтиҗәләргә ирешәсегезне аңларга тиешсез. Иң мөһиме: курыкмагыз! Үзегезгә барысын да эшләп карарга рөхсәт итегез! Алга барыгыз! 

Илүзә Әминова, коуч-психолог. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев