Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

«КАМАЗ»ымны сагынам

«Егерме алты ел эшләдем», – дип әйтү тар төшенчә булыр иде, без КамАЗда яшәдек.

Всё. Кишер чәчелде, куерган җиләк төпләре аерып-сирәкләп күчереп утыртылды, чәчәк клумбалары хәстәрләнде, ә бәрәңгегә әле иртәрәк - җир куены ачылмаган. Яңгыр да ява башлады.... ә яңгыр шавы нигәдер күңелгә моңсулык хисе бөрки. Ә андый вакытта кеше хатирәләр сандыгын актара башлый, юаныч  эзли. (Яшьләргә киңәш: шуңа ул «сандыкка» яхшы истәлекләрне генә салырга кирәк, начарларын шундук утилләштерергә)

Ул сандыкта иң кадерле ядкарь: яшьлек.  Бик күп төсмерләр белән балкыган: гүзәл дә, тиле дә, беркатлы-тәҗрибәсез дә, чая-кыю да......
Минем шул яшьлегем КамАЗда утте. Яшьлегем генә тугел, 26 ел гомерем үтте. «Егерме алты ел эшләдем», – дип әйтү тар төшенчә булыр иде, без КамАЗда яшәдек.

Заводта идарә механизмы ниндидер бер гомуми катгый стандартка буйсынганлыктан, анда hәр мәсьәләнең чишелеше ачык hэм аңлаешлы, гадел иде. Алга китеп әйтәм, заводтан китеп «частник» ларда эшли башлагач кына мин, гомум җәмгыяти мәсьәләләрнең башкача: буталчык hәм хәрәмдәле утәлүләрен күреп гаҗәпләндем. Ә алар минем шул яшькә яшәп беркатлы булып калуыма гаҗәпләнделәр. Завод проходноеннан чыккач хезмәт мөнәсәбәтләре башка иде. Хезмәткәр өченгә гаделсез. Ә бәлки мин бары КамАЗдан җәмгыятьнең «сынган», ватылган чагында киткәнмендер, бәлки анда да мохит үзгәргәндер, мин аны инде белмим. Мин үз Камазымны, яшь Камазымны сагынам.
Сагынырлык та шул! Без – кечкенә генә татар авылында, ислам дине кагыйдәләренә нигезләнгән хәйләсез, беркатлы тәрбия алган балалар, КамАЗга килеп урнашып, башка, бөтенләй үзгә мохиткә эләктек. Ул чуар мохит безнең авыл кагыйдәләре буенча яшәми иде. Шуңа борчулы ятсыну хисе тудыра. Шуңа, шушы ят, чуар (агы-карасы буталган) жәмгыяттә авылдан килгән татар балалары магнит шариклары сыман бер-берсенә тартылалар иде. Эш урынында. Тулай торакка да бер-беребезне барлап бергә кайтабыз. (1/09 ул вакытта тулай торак иде). Төрле бүлмәләрәэ торсак та, «өйдә» дә бер-беребезгә йөрешәбез.

Кичен, сөйләшенеп, «аста» бер-беребезне көтеп торып «Пятачок» ка барабыз. Анда рәхәт. Шәһәр уртасында яшәешнең авыл стандарты. Авыл баласының җаны шул вакытка үзенең гадәти халәтенә кайтып ял итә.

Иртән эшкә. 55нче маршрут автобус минут саен килеп тора, халыкны завод проходноена ташый тора. Проходнойдан һәркем үз ягына юл ала. Иркен, якты җылы «раздевалка» да кием алыштырып цехка юнәләбез. Һәркем үз урынын ала. Эшлибез. Үзара шаяруга да урын кала. Чөнки «норма»  техник тәнәфесләрне дә исәпкә алып төзелгэн. Завод эчендә буфетлар да эшли. Сәгать 9 га анда кайнар чебуреклар китерәләр.  График-чират буенча безнең берәү дежур була, барыбыздан да акча җыеп, бөтен бригадага чебурек алып килә. Ун минутка линияне туктатып, чебурек ашыйбыз. Үзе бер кечкенә бәйрәм. Тәмле дә, яшьләрчә шау-шулы күнелле дә. Барысы бергә урелеп бара. Бер елдан шунда танышканнар өйләнешә башладылар, ә ВУЗга керә алмау сәбәпле заводка вакытлыча эшкә килгәннәр тагын кабул иту комиссиясенә юнәлде... һәм керделәр. Озын буйлы, чибәр Андрей Гончаров летчиклыкка укырга керде, Валя Кузнецова Свердловскка юристлыкка укырга керде.. Башта хатлар яздылар, аннан онытыла торды. Ике кыз медучилишега керделәр. Без Роза белән транспортный цехка күчтек.
Анда яңа вакыйгалар башланды. Хәләлләребез белән таныштык, гаилә кордык, декрет ялларына киттек, садиклар алдык. Дәһшәтле, тотрыксыз 90 нчы елларны шунда кичтек. Завод җитәкчеләре халыкка якын иделәр, бартер дигән ысул белән эшчеләр өчен Казахстаннан куй ите (сарыкның бер төре), Краснодардан  яшелчә, җиләк жимешен, Норильсктан балыгын юнәтеп, эшчеләренә тарата торды. Белемле, зыялы, культуралы иде ул чакта җитәкчеләр. Шул стандарт кысаларына тәңгәл килмәгэн эшли алмады анда. Ләкин, әйтеп үткәнемчә, соңрак мин хәтта яза белмәгән(!), процент чутлый белмәгән үтә комсыз «частник» ларда да эшләдем.

Заводта беркөе генә эшләп пенсиягә чыкканнар бәлки ул аерманы сиземләмәгәннәрдер, но, Петрович әйтмешли: «не хлебнешь... – не оценишь вкус сахара!»
Сагынам заводны! Гөрләшеп яшәсен иде, уңышлы булсын иде Камаз!

Энҗе Солтанова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев