Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Без – китаплы халык

Без, татарлар, борын-борыннан аң-белемгә омтылган халык. Тарихтан билгеле булганча, һуннар заманында ук тамгалар белән ташка билгеләр чокып язганнар, үзләреннән соң фикер калдырырга тырышканнар. Бөек Болгар ханлыгы чагында ук инде гади кешеләрне укый-яза белергә өйрәткәннәр. Ислам дине кабул ителгәч, мәдрәсәләр ачылган. Ә белем алу өчен китап-әсбаплар кирәк булган. Татар телендә басылган...

Без, татарлар, борын-борыннан аң-белемгә омтылган халык. Тарихтан билгеле булганча, һуннар заманында ук тамгалар белән ташка билгеләр чокып язганнар, үзләреннән соң фикер калдырырга тырышканнар. Бөек Болгар ханлыгы чагында ук инде гади кешеләрне укый-яза белергә өйрәткәннәр. Ислам дине кабул ителгәч, мәдрәсәләр ачылган. Ә белем алу өчен китап-әсбаплар кирәк булган.

Татар телендә басылган беренче китап гарәп хәрефләре белән 1612 елда Лейпциг шәһәрендә чыга. Тарихта рун, гарәп, латин, кирилл графикаларында язылуга карамастан, китап басу фәкать 1722 елда гына була. Ул - гарәп шрифты белән Әстерханда чыккан Петр Беренче манифесты. Ә инде аннан соң бары тик 1800 елда гына татарча китап басу өчен нәшрият ачарга рөхсәт бирелә. Болар турында шәһәребезнең Муса Җәлил исемендәге үзәк китапханәсендә борынгы китаплар күргәзмәсен ачу кичәсендә галим, тел белгече, язучы Әнвәр Шәрипов сөйләде. Бу олуг шәхесебез татар китабы тарихы белән бик күптәннән шөгыльләнә, академик Әбрар Кәлимуллин белән якыннан таныш, Кол Шәриф иҗатын өйрәнеп, халыкка кайтарган ул.

- Беренче китап унберенче йөздә Кытайда басылып чыга. 1445 елдан башлап, бөтен Европага тарала. Татарны аң-белемсез, дип әйтүләре дөреслеккә туры килми, безнең алфавитыбызны күп тапкырлар алмаштырып, борынгы китапларны укудан мәхрүм иткәннәр. Әйтик, гарәп хәрефләрен латинга алмаштыргач, иске язмаларны укый белүчеләр кимегән, латинны кириллицага алыштырып та милләтебезне надан калдырырга тырышканнар. Әнвәр ага китапларыбыз тарихына кагылышлы бик күп гыйбрәтле вакыйгалар хакында сөйләде. Ул заманында татарларның бөтен төрки милләтләрне укырга-язарга өйрәтүен дә әйтеп узды.

Сүз язучы, милләт кызы Фәүзия Бәйрәмовага бирелгәч, зал тынып калды. Әдибебез татар хатыны тудырып үстергән, атасы кыргыз булган дөньякүләм танылган язучы Чыңгыз Айтматов һәм аның әнисенә кагылышлы теманы бәян итте. Фәүзия ханым Бөтендөнья конгрессы рәисе Ренат Закировның соравы буенча Нәгыймә Айтматова хакында китап язарга җыена икән. Алар җәй айларында Нәгыймә апаның нәсел башы булган Кукмара районы Мәчкәрә авылында булып кайтканнар. Биредә аның туганнары яши.

"Чыңгыз Айтматов Мәчкәрәне килеп күрергә юлга чыккач, Казанга кайтып җитәргә 80 километр ара калгач үлә", - диде Фәүзия Бәйрәмова. Алар язучы Ркаил Зәйдулла белән икәүләп Мәчкәрә музеенда булалар, халык белән аралашалар, зиратта Нәгыймә апа нәселенә караган кабер ташларын табалар.

Китап язу өчен материал күп кирәк. Бөтендөнья конгрессы бу ике татар язучысын Кыргызстанның Нәгыймә апа яшәгән Кара кол каласына командировкага җибәрә. "Безгә башта кыргызлар сагаеп карадылар", - ди язучы. Чыңгыз Айтматовны татар ягына каерырга килмәделәрме болар? Соңыннан алай түгеллеген аңладылар, ләкин нишләп бөек әдипнең әнисе турында китапны татарлар язарга тиеш, дигән фикерләре өскә калкып чыкты. Мин татарны гына өскә күтәреп, беренче итеп язмаячакмын, минем акылым бар. Чыңгыз Айтматов дөньякүләм шәхес, мин шулай күрәм. Кыргызстанның үзендә бу язучыга карата төрле фикер йөртүчеләр бар, кемнәрдер аны бөек дип таныса, икенчеләр исләре китмәгән кебек кылана. Ркаил Зәйдулла Нәгыймә Айтматова турында әдәби, ә мин документаль әсәр язачакмын.

Фәүзия Бәйрәмова Кыргызстанда яшәүче татарлар хакында да сөйләде. Заманында татарлар бу республикада күренекле урын тотканнар. Бөтен икътисад, көнкүреш, байлык алар кулында булган. Алар алдынгы карашлы, гыйлемле, тырыш булганнар. Кыргызларны аң-белемле итүдә татарлар мөһим роль уйныйлар. Ә Чыңгыз Айтматовка килгәндә, ул үзендә татар каны акканын гомеренең соңгы көннәрендә генә таныды, диде Фәүзия Бәйрәмова. Һәм шуны өстәде, мине кабат судка чакыралар, китабымны яза алсам иде.

"Октябрь революциясеннән соң төрле графикаларга күчү дә татар әдәбиятының, татар китабының тез астына суккан", - диде язучы Вахит Имамов. - Гарәпчә графикада язылган китапларның бүгенге көнгәчә сакланып калуы да гаҗәп, чөнки аларның барысын да диярлек мәҗбүриләп яндыртканнар. Гарәпчә язылган китап табылса, ун елга кадәр иректән мәхрүм иткәннәр. Хәзер табылган бу китапларны, кулъязмаларны укырлык галимнәр дә калмады.

Кичәне җыр-моңнарыбыз бизәде. Гармунчы Зөфәк Галләмов һәм Фәнис Гыйниятовлар башкаруында баян, курай моңнары күңелләрне юатты. Ә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Люция Мостафина җырлары йөрәкләрне яулап алды.

Бу күргәзмәне ачу кичәсе генә түгел, үз милләтебезне хөрмәтләү чарасы да булды. "Иске китаплар" күргәзмәсе ачылуга багышланган чараны заманында күренекле байлар Үтәмешев-Габелвәлиевләр нәселе вәкиле Гөлназ Шараева һәм китапханәче Исламия Динмөхәммәтова әзерләгән.

Күргәзмә үзе бик гыйбрәтле экспонатлардан тора. Анда, узган гасырларның авазы булып, теткәләнеп беткән гарәп язулы китаплар куелган. Кайберләренең кәгазе уалса да, кара белән язылган язулары калган, ялтырап торалар. Тарихи карталар, аерым битләр - болар барысы да халкыбызның үткәне турында сөйли.

"Иске китаплар" күргәзмәсе әле ай дәвамында эшләячәк. Милләттәшләребезгә аны барып карарга киңәш итәр идем. Үткәннәрне онытмыйк, киләчәгебез хакында уйланыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев