Без моңа лаек!
Горурланып әйтәм, соңгы берничә елда редакциянең биш лаеклы хезмәткәре югары бүләкләргә тәкьдим ителде.
Республика журналистларының Сабан туе быел Чирмешәндә узды. Массакүләм мәгьлүмат чараларында эшләүчеләр өчен мондый очрашулар, ирекле төстә күрешү-аралашу, миңа калса, бик кирәк. «Татмедиа» агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев сүзләре белән әйткәндә: «Кеше ял иткәндә без һәрчак эштә, бөтен кеше эшләгәндә без рәхәтләнеп бер ял итәбез!»
Чирмешәнлеләр бу бәйрәмгә үтә җитди әзерләнгән. Көн дәвамында районның сәнгать осталары сәхнәдән төшмәде, татарча, русча, чуашча чыгышлар берсен-берсе алыштырып торды. Район тарихына кагылышлы күргәзмәләр эшләде. Сабантуй булгач, уеннарсыз булмый инде. Без дә – «Шәһри Чаллы»лылар мәйдан уртасыннан чыкмадык: көянтә белән су ташуда, лапта киеп узышуда көч сынаштык, биюләрдә катнаштык. Кызганыч, аркан тартышу ярышларында катнаша алмадык, кеше саны җитмәде, бу юлы биш кенә кеше килгән идек. Шуларның өчесе – журналистлар Сәрия Гарипова, Гүзәл Габдуллина һәм машина йөртүчебез Зөлфәт Мөсәлләмов сәхнәгә чакырып бүләкләнде. Журналист Сәрия Гариповага «Татмедиа» агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев кулыннан ТР Хөкүмәтенең Рәхмәт хаты тапшырылды. Сәрия Исхак кызы гомерен журналистикага багышлаган талантлы хезмәткәрләребезнең берсе. Сүз уңаенда әйтим әле, ул танылган язучы Рабит Батулланың да туганы. Сәриянең әтисе белән Рабит агайның әтисе бертуганнар. Сәрия озак еллар «Чаллы-ТВ» телерадиокомпаниясендә эшләде. Ул алып барган тапшырулар («Хәерле иртә!», Кыйбла») телевидениенең йөзек кашы иде. Телевизор караучылар аны «Яңалыклар» программасын алып баручы буларак та хәтерлиләрдер. Ә мин аны Тукай районы газетасында редактор булып эшләгәндә социаль челтәрләрдә эшләүче белгеч итеп чакырдым. Соңрак бергәләп «Шәһри Чаллы»га күчтек.
Безнең алга газетаның социаль челтәрләрен булдырып, үстерү бурычы куелды. Шул чагында эшнең иң юан башы Сәриягә төште. Редакциядә СММ-хезмәткәр булып теләсә кем эшли алмый, анда компетентлык та, тизлек, елгырлык та, кем әйтмешли, «в квадрате» кирәк. Ел ярым эчендә иң популяр пабликларда подписчикларыбыз саны 10ар меңнән артты, без алдынгы редакцияләрне куып тоттык. Сәрия Гарипова хәзер дә интернет йолдызы. Атна саен кызыклы шәхесләрне чакырып туры эфирлар уздыра. Һәр теманы тирәнтен өйрәнеп. Ә тулаем журналист эшенә килгәндә, Сәрия Гарипованың язмаларын укучыларыбызның яратуына мин шикләнмим. Ул күбрәк кешеләр турында яза. Кешеләрнең күңелләрен актарып сала торган сирәк каләм остасы ул. Холык-характерларны, гамәл-кичерешләрне ачкан язмалар, журналистлар телендә – сторителлинглар остасы ул. Сәрияне укучылар да, үзе язган геройлары да ярата. Аның белән беркемнең дә элемтәне югалтасы килми, чөнки гади, эчкерсез, гадел журналист теләсә кемнең юлында очрап тормый.
Генераль директорыбыз Шамил Садыйков журналист Гүзәл Габдуллинага «Татмедиа» АҖнең Мактау кәгазен тапшырды. Аның язмалары күп вакыт элеккеге фамилиясе белән – Шиһапова булып чыга. Өч кечкенә бала әнисе Гүзәл редакциябездә ике елга якын гына эшли. Тик ул безгә яңа сулыш, кәеф өстәде, безнең команданы унышлы тулыландырды. сыман миңа. Моңа кадәр телевидениенең мәгьлүмат бүлегендә эшләп чарланган журналистның дөньяга карашы ачык, фикерләве тиз һәм күпкырлы һәм аны бер тема да куркытмый. Мин кайвакыт: «Айга мен дисәм, Гүзәл анда да менә», – дип шаяртам. Бүген журналистика тирән үзгәрешләр кичергән заманда шундый кыюлар кирәк тә. Гүзәл «Шәһри Чаллы»га декрет ялында вакытта яза башлады. Мин аңа заданиеләр бирә идем, ул минуты-сәгате белән эшләп җибәрә иде. Үз сүзләре белән, аңлаешлы итеп. Аннары мин аны эшкә «кодалый» башладым. Ул да талантлы гаиләдән. Туганы Ләлә Гайфетдинова Чаллыда танылган журналист, гомере буе «Челнинские известия» газетасында эшли. Ә әтисенең сеңлесе Лилия Мәхмүтова «Күңел» радиосы җитәкчесе.
Горурланып әйтәм, соңгы берничә елда редакциянең биш лаеклы хезмәткәре югары бүләкләргә тәкьдим ителде. Шуңа да «Шәһри Чаллы» газетасының республиканың татар басмалары арасында абруе зур. Моның артында берөзлексез хезмәт ята.
Илдәге вәзгыять, журналистика тирән үзгәрешләр кичергән чорда журналистлар берьюлы берничә юнәлештә эш алып барырга тиеш. Алар яза да, интернетта да эшли, җәмәгать эшләреннән дә читтә кала алмый. Сынауларга түзә алмыйча, күпләр профессияләрен ташлый. Шөкер, һөнәренә бирелгән фидакарь кешеләр күп әле. Алар профессиябезнең асылын, нигезен билгели. Җәмгыятьнең аңын, кыйбласын билгеләүче бу кешеләрнең кадере дә, хөрмәте дә булырга тиеш.
Резидә Юсупова
/ Айсылу Бикмөхәммәтова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев