Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Без – урамдашлар!

«Кайда гына яшәсәләр дә, барысы да авылны сагына, төшләрендә нәкъ шул кендек каны тамган авылны күрә»

Күңел әле һаман алар янында... Кемнәр дисезме? Ике йортка, өч йортка  бер ишек булган заманнарда, кеше кешегә дус-туган булган вакытларда, бер бәрәңгене икегә бүлеп ашаган чакларда, әүмәкләшеп үскән урамдашлар, авылдашлар янында.

Шулхәтле рәхәт булды бу очрашу! Быел өченче тапкыр узды. Кыяр-кыймас кына башлап җибәргән идек бу эшне, җыелып булыр микән, юк микән дип икеләнә-икеләнә генә. Ходайның рәхмәте! Авылны – Казилебезне сагынып яшәүчеләр бер мин генә түгел икән бит.

Их, белсәгез иде сез ул очрашуларның тәмен! 30-40-50 һәм аннан да артыграк еллар буена күрешә алмаган, инде шактый олыгаеп барган авылдашларның бер-берсенә сыенып кочаклашуларын, таный алмыйча карап торуларын күрсәгез иде сез!.. Күздән яшьләр килә. Яланаяк йөгереп йөргән урамыбыз, Яңа инеш, Иске инеш, Шарлама, Сырлы таулар хәтердә генә түгел, телләребездә дә яңара. Бик күп нәрсә берләштерә бит безне. Казиледә генә кулланышта булган сүзләр, анда гына булган гадәт-йолалар, яшь чакта җырлап йөргән җырлар, күрше-күлән, дус-туганнар. 

Татарстанның төрле почмакларыннан җыелдык: туган авылыбыз Иске Казиледән, Буадан, Тәтештән, Алексеевск районыннан, Кама Тамагы эшчеләр поселогыннан, Казаннан, Чаллыдан, Биектаудан. Тик кайда гына яшәсәләр дә, барысы да авылны сагына, төшләрендә нәкъ шул кендек каны тамган авылны күрә. Югары очлар гына түгел, башка урамнар да кушылды быел безгә. Моратуыннан, Күлбаштан, Зират урамыннан да килүчеләр булды. Әле алдагы елларда: «Сез безгә кырын карамассыз микән?» – диебрәк торганнар иде. «Юк, беркем дә кырын карамас, безнең урамда гел яхшы кешеләр генә яши», – дигәч, күңелләренә тынычлык керде бугай. Рәхәтләнеп, чын күңелдән Казиле сүзләрен куша-куша сөйләштек, җырлаштык, биештек, көлештек, хатирәләр белән бүлештек.

Кайчандыр, күп еллар элек гаиләләре белән Моратуында яшәгән Наил Кәлимуллин оста итеп сөйләве белән озак кына авызына каратып торды. Аның әтисе Гәрәй абый. Гәрәй бабайның милләте буенча чуаш икәнен белсә дә, шул өлкәннәр генә белгәндер. Гөргөри (Григорий) икәнен Наил үзе дә үсә төшкәч, колхоз радиоузелы аша кемгә кая эшкә барырга икәнен әйткәндә генә ишетеп: «Нигә безнең әтине Григорий дип әйтәләр икән?» – дип гаҗәпләнүләрен әйтте. Ә инде кара тутлы булуыннан уңайсызланып, кызлар озатырга да кыймыйча йөрүләрен, Ульяновскида негрларны күргәннән соң  шаккатып: «Ии, болар янында мин снегурочка икән!» – дип сөйләүләрен көлә-көлә тыңладык. 

Радик абый Мәхмүтов – укытучы, Бөек Ватан сугышы ветераны Мөхәммәт абый белән Мөнәвәрә апаның улы. Гомере буе хәрби хезмәттә. Хәзер дә, сөбханалла, төп-төз, горур имән сыман! Бик ярата ул Казилене. Бер елны да очрашуга килми калганы юк. Әле авылга кайтып, ком базы янында җыелып утырырга иде дип хыяллана. Ком базын белсә, шул безнең урамнар гына беләдер. Мөхәммәт абыйларның өе артында гына иде ул. Аның комы ниндидер кызгылт төстә иде. Көз көне, бәрәңгеләр алынып беткәч, киртә-абзарларны сылау өчен нәкъ менә шуннан ком алалар иде.

Әз генә читкәрәк киттем бугай. Радик абыйның хатыны Роза апа Тәтеш районы Алабирде авылы кызы икән. Бик мөлаем, үзенә тартып тора торган кеше. Казиле клубына кино карарга төшүләрен, шул вакытта яңгыр башланып, клуб эченә су акканын, яңа босоножкиларын жәлләп, өйгә кайтып китүләрен аерата бер җылылык белән, матур итеп сөйләде, җырлады ул. Мәхмүтовларның тагын бер вәкиле – Венера апа да булды очрашуда. Аңардагы тавыш, аңардагы моң!

Сафиннардан иң күбе – ике гаиләдән сигез кеше килде. Акыллы, төпле бу ике  гаилә нәкъ шундый ук балалар тәрбияләп үстергән. Хәтта кияү-киленнәре дә шундый. 

Гөлсем Зиннәтуллина – минем урамдашым да, классташым да. Башта Казиле мәктәбендә, аннары Борнашта укыдык. Язмыш җилләре бөтереп алып, аны Актанышка алып китте. Актаныш кайда да, Кама Тамагы районының Иске Казиле авылы кайда! Бик ерак, озын юлларны үтеп, җәй саен авылга кайтып йөри иде, бик сагына иде ул. Шул сагынулары җыр булып йөрәк түреннән чыккангадыр инде, Гөлсемнең җырлавы күңелдә уелып калды. Әле һаман да көйләп йөрим: «Үзәкләрем өзелә лә Казилем искә төшсә...»  Зиннәтуллиннарның барысын да иҗат-сәнгать кешеләре дияргә була. Рәмис белән Алсинә дә, Надирә апа да, Гөлсемнең тормыш иптәше Хәмит тә очрашу кичәсен тагын да ямьлерәк итеп җибәрделәр. 

Алты сәгать бергә булсак та, бу очрашу мизгел эчендә узган сыман булды. Сөйләшеп, җырлашып туя алмадык. Бернинди кылану юк, мин-минлек юк. Гел үзебезчә, гади булып калган кешеләр җыелганга шулай булды микән?! «Урамдашлар» төркемендә алдан ук шулай килешеп куйдык: кем булып эшләгәннәр, мактаулы исемнәр, орден-медальләр турында, балалар, оныклар турында сөйләшмибез дип. Бары тик авыл турында хатирәләр, әти-әниләрне, туганнарны, күршеләрне, дус-ишләрне искә алу, кызыклы вакыйгаларны күңелдә яңарту. Һәм, чынлап та, шушы кагыйдәдән чыкмадык. 

Мин әле бу язмада күп кешеләрне искә алырга да өлгермәдем. Гәрчә һәркемнең игътибарга лаек искиткеч күркәм сыйфатларын әйтәсем килсә дә. Бик озынга китәр дим. Алла боерса, исән булсак, «Авылым кешеләре» сериясен дәвам итәрмен әле. Ә инде очрашу фотоларын һәм кайбер видеоларны минем шәхси сәхифәмдә карый аласыз.

Фотолар Зәмирә Ларичевадан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл