Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Безнекеләр иң яхшылар рәтендә

Яр Чаллы шәһәре командасы, гомумкоманда зачетында 2594 балл җыеп, мактаулы икенче урынны алды. ТР укучыларының XII Спартакиадасы спортның 39 төре буенча узды.

Казанда 2019 елның ТР укучылары XII Спартакиадасы җиңүчеләрен һәм призерларын хөрмәтләделәр. Яр Чаллы шәһәре командасы, гомумкоманда зачетында 2594 балл җыеп, мактаулы икенче урынны алды. ТР укучыларының XII Спартакиадасы спортның 39 төре буенча узды.

Яр Чаллы спортчылары 12-19 яшьлек 26 спорт төрендә җиңү өчен көрәштеләр: тимераякта шуу спорты буенча («Виктория» спорт мәктәбе); чаңгы ярышларында («Титан» спорт мәктәбе); спорт ориентлашуы (12 нче олимпия резервы спорт мәктәбе); тимераякта фигуралы шуу («Чаллы» спорт мәктәбе); баскетбол (10 нчы спорт мәктәп); бокс, авыр атлетика буенча ("Төзүче" спорт мәктәбе); велоспорт-маунтинбайк ("Яр Чаллы" спорт мәктәбе); волейбол (11 нче олимпия резервы спорт мәктәбе); пляж волейболы (11 нче  олимпия резервы спорт мәктәбе); дзюдо (12 нче олимпия резервы спорт мәктәбе); карате (12 нче олимпия резервы спорт мәктәбе, "Кэмпо"); җиңел атлетика (12 нче олимпия резервы спорт мәктәбе;  "Яр Чаллы" спорт мәктәбе); йөзү буенча ("Олимпийский", "Дельфин" олимпия резервы спорт мәктәбе); батутта сикерү, самбо ("Олимпийский" олимпия резервы спорт мәктәбе); ирекле көрәш (1 нче шәһәр балалар һәм яшьләр иҗаты сарае); грек-рим көрәше, армрестлинг; билбау көрәше, көрәш (М.И. Бибишев ис.«Витязь» олимпия резервы спорт мәктәбе); регби ("Виктория" спорт мәктәбе);  спорт гимнастикасы («Яр Чаллы» олимпия резервы спорт мәктәбе, «Комсомолец» спорт мәктәбе); ВТФ тхэквондо («Кэмпо» ); футбол («Виктория», «Төзүче» спорт мәктәпләре); шахмат ("Этюд" спорт мәктәбе).

Шахмат ярышларында Маргарита Ершова «Этюд» мәктәбендә тәрбияләнүче (тренеры: Самусенко Р.М.) аерылып торды, ул 1 урынны яулады. «Олимпийский» олимпия резервы спорт мәктәбе спортчылары Халтур Пилоян (тренеры: Козлов П.Б.), Давид Чгнаворян (тренеры: Терентьев А.Л.), Диана Фрик (тренеры: Таһиров Н. Р.) һәм Петров Игорь (тренеры: Толмачев К. А.) бокс һәм дзюдо буенча җиңүчеләр булдылар. Безнең команда җиңел атлетика буенча «Яр Чаллы» спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр менә дигән нәтиҗә күрсәтте, эстафета йөгерешендә 1 урын яулады. Тхэквондо буенча ярышларда шулай ук җиңүчеләр булдылар «Кэмпо» көрәш мәктәбе спортчылары: Анжелика Гоголева, Кристина Чебанова, Анна Казарновская, Рузилә Гайнеева (тренер: Титкин С.В.). Грек-рим көрәше буенча ярышларда  М.Ш. Бибишев исемендәге «Витязь» олимпия резервы спорт мәктәбе спортчылары җиңү яулады: Даниил Кашихин, Аяз Мостафин.

 

Материал предоставлен Управлением информационной политики и по связям с общественностью.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев