Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Безнекеләр тагын җиңүче

Казахстанда коляскада хәрәкәтләнүчеләр арасында спорт биюләре буенча халыкара турнир тәмамланды. Анда Кытай, Япония, Сингапур, Белоруссия, Көньяк Кореядан барлыгы 11 пар катнашты. Россия һәм Татарстан данын бу юлы да Гөлназ Акбашева белән Виталий Морозов яклады. Шәһәрдәшләребез үзләренең югары профессиональ дәрәҗәдәге биючеләр икәнлекләрен янә расладылар, Европа программасында җиңү яуладылар. "Kazakhstan Open-2014" ярышларында...

Казахстанда коляскада хәрәкәтләнүчеләр арасында спорт биюләре буенча халыкара турнир тәмамланды.

Анда Кытай, Япония, Сингапур, Белоруссия, Көньяк Кореядан барлыгы 11 пар катнашты. Россия һәм Татарстан данын бу юлы да Гөлназ Акбашева белән Виталий Морозов яклады. Шәһәрдәшләребез үзләренең югары профессиональ дәрәҗәдәге биючеләр икәнлекләрен янә расладылар, Европа программасында җиңү яуладылар.

"Kazakhstan Open-2014" ярышларында җиңү паралимпия уеннарында катнашу хокукы бирә. Якташларыбыз көз көне Көньяк Кореяда узачак чираттагы ярышларда да сынатмаслар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X