Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Безнең ишегалды» проекты буенча очрашуларга район җитәкчеләре дә йөрергә тиеш

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев аларга бу зур эшне үз кулларына алырга кушты.

Чаллыда быел “Безнең ишегалды” программасы кысаларында барлыгы 84 йорт территориясе төзекләндереләчәк. Бу максатка республика бюджетыннан 1,9 миллиард сум акча бүленеп бирелә. 

Исегезгә төшерәбез, "Безнең ишегалды" программасы 2019 елда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан булдырылды. Максаты бер - 2014 елга кадәр төзелгән йорт яны территорияләрен тәртипкә китерү. Программа кысаларында юллар ясала, машина кую урыннары зурайтыла, яңа эскәмияләр, чүп савытлары, яктырткычлар урнаштырыла. Балалар мәйданчыгы да ясыйлар. Шунысын искәртергә кирәк, бөтен эшләр дә халык теләкләрен, тәкъдимнәрен исәпкә алып башкарыла. Чаллыда 3 ел эчендә 338 ишегалды тәртипкә китерелде. 

Хәзерге вакытта халык белән очрашулар бара. Әзер проектларны уртага салып сөйләшләр, фикер алышалар. Мондый очрашулар апрель азагына кадәр дәвам итәчәк. Көннәрне җылыту белән йорт ишегалларын тәртипкә китерүгә керешәчәкләр. 

Чаллы мэры Наил Мәһдиев әлеге очрашуларда район башлыкларына да катнашырга киңәш итте. 

-    Сез халыкны игътибар белән тыңлап, аларның тәкъдимнәрен, сорауларын ишетергә тиеш. Балалар бакчасын кайда урнаштырырга, машина кую урыннарын зурайтыргамы, әллә шулай ук калдырыргамы, кайсы агачларны кисәргә, кайда, киресенчә, утыртырга – барлык сораулар белән дә танышырга тиеш, - диде мэр.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: безнең ишегалды проектлар