1 146 яңа агач утыртылды.
«Безнең ишегалды» программасы Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән 2019 елда гамәлгә кертелде. Бу Чаллы өчен аеруча актуаль, чөнки 1970 елда күпфатирлы йортлар актив төзелде, аларның ишегаллары берьюлы искерде.
Әлеге программа гамәлгә кергәннән бирле Чаллыда 12 млрд 749 млн сумга 640 ишегалды тәртипкә китерелде. 10 млрд 345 млн сумга юллар ремонтланды, 1 млрд 201 млн сумга урамнар яктыртылды. Быел 2 млрд 505 млн сумга 68 ишегалды яңартылды. Ишегалларына балалар мәйданчыклары, спорт инвентарьләре, кече формалар, эскәмияләр, чүп савытлары куелды, җәяүлеләр юллары, яктырткычлар яңартылды, агачлар утыртылды. Барлык ишегалларында газон үләннәре чәчелде.
Җитәкче әйтүенчә, барлык эшләр халык фикерен истә тотып башкарыла. Шәһәрдәшләр эшләрне үзләре контрольдә тота. Тәкъдимнәр социаль челтәрләр, dvor.tatar порталы аша кабул ителә. Чаллы мэры Наил Мәһдиев район башлыкларына ишегалларын яшелләндерү эшләрен дәвам итәргә кушты.
«Һава торышы моның өчен уңай. Кирәк икән иске агачларны кисеп, яңаларын утыртыгыз», – диде ул.
Нет комментариев