«Безнең ишегалды»ннан халык ни көтә? - ФОТО, ВИДЕО
«Безнең ишегалды» программасы буенча 2023 елда төзекләндереләчәк ишегаллардында халык белән очрашулар уза. Үткән ялларда Чаллының 13/06, 13/07, 13/13 йортларында яшәүчеләр белән фикер алышу булды. Монда халык игътибарына план-схемалар тәкъдим ителде. Очрашуда Үзәк район башлыгы Эдуард Фәттахов та катнашты. Ул халыкның мөрәҗәгатен игътибар белән тыңлады.
Ишегалларында планлаштырылган эшләр турында шәһәрнең Үзәк районы башлыгы урынбасары, торак-коммуналь хуҗалыгы һәм төзекләндерү, территориаль иҗтимагый үзидарәне үстерү бүлеге башлыгы Алексей Тарабукин сөйләде.
Әлеге программа кысаларында йорт яны территорияләрендә ишегалды юллары, юллар һәм тротуарлар ремонтланачак яки төзеләчәк, урналар, эскәмияләр, ут баганалары куелачак, балалар һәм спорт мәйданчыклары җиһазландырылачак, чүп-чар җыю мәйданчыгы нормативларга туры китереп эшләнәчәк. Йорт яны территориясенең нинди мәйданда булуына карамастан, төзекләндерүнең төп принцибы – җәяүлеләр юлын һәм яшеллекне саклау. Нәкъ шул тәкъдимнәр белән чыктылар да инде 13/06 һәм 13/07 йортында яшәүчеләр.
– Иң борчыганы: безнең халык җәяүлеләр юлына машинасын куеп китә. Шуңа да юлларга ярымшарлар кирәк. Аннары, ишегалдыбызда күбрәк яшеллек булса иде. Безнең янда гына мәктәп бар. Ул юлны да карасыннар иде, – диде 13/06 йорты буенча җаваплы Алевтина Никитина.
– Безнең йортка ашыгыч ярдәм машинасы, янгын сүндерүчеләр түгел, хәтта чүп түгү машиналары да керә алмый бит. Анда эшләүчеләрне кызганам. Юл тар, җитмәсә, теләсә кайда машина тезелгән. Шул хезмәткәрләр беренче подъезддан соңгы подъездга кадәр чүп контейнерларын өстерәп йөриләр. Машина борыла алырлык юл ясарга кирәк. Көне белән машина түгел, җәяүле дә йөри алмый бит бу тар юллардан, – диештеләр очрашуга чыкканнар.
Яшеллек, парковка урыннары һәм балалар мәйданчыклары буенча халыкның тәкъдимнәре җитәкчеләр тарафыннан исәпкә алыначак һәм эшкә кабул ителәчәк.
– Безнең ишегалдында агачлар үсә, куаклар да күп. Хәзер тротуарларны киңәйтәбез дисез, алар нишли соң? – диделәр 13/06 йортында яшәүчеләр. Моңа Алексей Сергеевич:
– Берүк борчылмагыз: бер кискән агач урынына без өчне утыртырга тиеш – шулай эшләнәчәк тә. Шулай ук куакларны күчереп тә утыртырбыз – моның бер авырлыгы да юк, – дип җавап бирде.
Төзекләндерү схемаларын килештерү апрель аенда башланачак. Төзелеш эшләре башланырга өч көн кала һәр ишегалдында, төзекләндерүнең йомгаклау схемасы белән, объект паспорты урнаштырылачак. Чаллы халкы эш барышын контрольдә тота алсын өчен, схемалар шулай ук программа сайтында (dvor.tatar) басылачак.
– Без очрашуга алдан ук әзерләнеп килдек. Чарага кадәр үк йортның ватсап төркемендә актив кешеләр белән аралаштык. 13/13 йорты янында бер буш урын бар – шунда волейбол-баскетбол мәйданчыгы ясап булмасмы дибез. Аннары машиналар өчен парковка зонасын зурайтсыннар иде. Балалар мәйданчыгы да күптәннән төзекләндерүне сорый. 13/08 йортыннан 60нчы мәктәпкә бара торган җәяүле юлы бар. Ул кап-караңгы. Ә бит балалар ике смена укыйлар. Алар аннан ничек кайтырга тиеш? Ул-бу хәл булса?! Яктылык булмаганлыктан, балалар урап кайтырга мәҗбүр, – диде 13/13 йорты буенча җаваплы Зөлфия Заһретдинова.
– Үзебезнең йортта яшәүчеләр йортыбыз каршына машина куя алмыйлар. Урын калмый, чөнки каршы якта – 16нчы комплекста яшәүчеләр безнең ишегалдына килеп куялар. Кайда мөмкинлек бар, парковкаларны күбәйтсеннәр иде. Җәяү дә йөреп булмый бит! – диделәр 13/10 йортында яшәүче Рита Пашкова белән Резидә Борханова.
Халык эш барышын да контрольдә тота ала, башкарылган эшне кабул иткәндә дә катнаша.
– Әгәр халык эш сыйфаты яки күләме белән риза түгел икән, кабул итү актын имзаламыйбыз. Иң мөһиме, без төзекләндерү тәмамлангач та кешеләр белән аралашып торачакбыз. Файдалануга тапшырылган җиһазларның кулланылышын да күзәтәчәкбез, – дип билгеләп үтте Алексей Тарабукин.
Әңгәмә барышында ишегалдында утырып ял итү урыннары, чәчәк клумбалары кую, яшел зоналарны арттыру кирәклеге турында да фикерләр яңгырады. Һәм яңгырап кына да калмады, фикерләр проект сызымына языла да барды.
Очрашулар дәвам итә. Шундый ук форматта якын арада ул 14, 20нче комплексларда, шулай ук ЗЯБ бистәсендә дә үтәр дип планлаштырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев