Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бүген Бөек Ватан сугышы ветераны Григорий Фокеевич Никулинны 95 яшьлек юбилее белән котладылар.

Яр Чаллы мэры урынбасары Ирина Сагидуллина һәм Үзәк район администрациясе башлыгы Искәндәр Галимов аңа Россия Президенты Владимир Путин, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән котлаулар һәм бүләкләр тапшырдылар.

Яр Чаллы мэры урынбасары Ирина Сагидуллина һәм Үзәк район администрациясе башлыгы Искәндәр Галимов ветеранга барып, аңа Россия Президенты Владимир Путин, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән котлаулар һәм бүләкләр тапшырдылар.

Григорий Фокеевич Киров өлкәсенең Урта Кизәр авылында туган. 1943 елда Совет Армиясе сафларына алына. Ерак Көнчыгышта (2 нче Ерак Көнчыгыш фронты), артиллерия полкында машина йөртүче була. 1950 елда урман хуҗалыгында, совхозда баш инженер булып эшли. 1972-1976 елларда КАМАЗ автомобиль заводын төзи, 1976 елдан пенсиягә чыкканчы Краснодарда Сельхозмашның техник күзәтчелек буенча инженер булып эшли. 2002 елда Яр Чаллыга кайта. Ике бала тәрбияләп үстергән, өч оныгы һәм бер оныкчыгы бар.

II дәрәҗә Ватан сугышы Ордены, «Японияне җиңгән өчен», «Жуков» медальләре, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев