Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бүген Чаллыда «Мин татарча сөйләшәм» фестивале үткәрелә

Бүген, 23 апрель көнне, икенче ел рәттән Чаллы татар драма театрында «Мин татарча сөйләшәм» фестивале узачак. Быел ул тел темасына багышлана. Сәгать 16:00дән 20:00гә кадәр биредә төрле чаралар — коворкингта тел лабораториясе һәм балалар мәйданчыгы, экспозиция мәйданчыгында qot күргәзмәсе һәм маркет, кече залда татар киносын күрсәтү һәм татарча караоке һәм Театр паркында урам экскурсияләре узачак.

«Мин татарча сөйләшәм»
23 апрель 2022, 16:00-20:00
Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры

ПРОГРАММА
КОВОРКИНГ, 1 кат

16:00-20:00 ТЕЛ ЛАБОРАТОРИЯСЕ (Sky Tat клубы белән берлектә)

16:00-18:00 БАЛАЛАР МӘЙДАНЧЫГЫ 

16:00-16:40 Агач эшләнмәләре буенча мастер-класс. J-Get командасы / 

16:00-17:00 Татарча шигырьне рәсем итәбез. SFERA рәсем һәм креатив мәктәбе

16:00-17:00 Хәмзә Шәриптән ачык лекция: «Нигә Сальвадор Дали һәм Пикассо балалар кебек рәсем ясый?»

17:00-18:00 Бер сәгать эчендә балалар белән татарча экспресс-спектакль куябыз (10-14 яшь) 

17:00-18:00 Әти-әниләр өчен: Рамилә Китабовадан татар әкиятләренә күзәтү 
 

ЭКСПОЗИЦИЯ, 2 кат

16:00-20:00 Истанбулда укучы яшь каллиграф Айзат Минһаҗинең «qot» күргәзмәсе

16:00-20:00 Татар дизайнерлары маркеты

КЕЧЕ ЗАЛ, 2 кат

16:00-18:00 Татар киноларын күрсәтү
19:00-20:00 URBANTATAR RADIO татарча караоке җырлата

УРАМ, Театраль парк
17:00-18:00 Экскурсия: «Урам теле: ничек шәһәр безнең белән сөйләшә»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев