Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бүгеннән башлап Татарстанда янгынга каршы махсус режим кертелә. Кагыйдәләрне бозган өчен нинди штраф каралган?

Бүгеннән башлап Татарстанда янгынга каршы махсус режим гамәлгә кертелде. Бу хакта ТР Янгын күзәтчелеге буенча баш инспектор урынбасары Максим Трущин хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, һәр ел саен нәкъ менә апрельдә янгыннар саны арта. Еш кына бу коры үлән янып китү белән бәйле була.

«Еш кына янгыннар янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәү аркасында килеп чыга. Бу чорда янгын сагы хезмәткәрләренә эш арта. Мәсәлән, узган елда аларга йөз тапкыр янгын сүндерергә чыгарга туры килде», - диде Максим Трущин.

Янгынга каршы махсус режим чорында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Янгынга каршы дәүләт күзәтчелеге һәм полиция хезмәткәрләре белән берлектә рейдлар уздырачак. Коры үлән яки чүп яндырганда тотылган кешеләргә штраф яный. Аның суммасы янгынга каршы махсус режим вакытында ике тапкыр арта. 

Татарстанда янгынга каршы махсус режим 25 апрельдән 15 майга кадәр гамәлдә.

Бу вакытта ярамый:

* Учак ягарга

* Коры үлән һәм чүп-чар яндырырга

*Азыкны ачык утта, мангалда һәм торак пунктларда, бакчачылык ширкәтләрендә, балалар лагерьлары территорияләрендә,  янгын куркынычы булган урыннарда. Искәрмә - җәмәгать туклануы объектлары.

Кагыйдәләрне бозган өчен штрафлар каралган:

- гражданнар өчен 4 000 сумга кадәр
- вазыйфаи затлар өчен 30 000 сумга кадәр
- юридик затлар өчен 400 000 сумга кадәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев