Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Яңалыклар тасмасы

"Әбиләр чуагы" октябрь башына кадәр барачак

Берничә көн элек Татарстанга килгән коры һәм уртача җылы һава торышы республика территориясендә сентябрь ахырына кадәр сакланачак.

27 сентябрьдә явым-төшем булу ихтималы аз. Төнлә һава температурасы 4-9 градус, республика көнчыгышында +1дән +6 градуска кадәр була, урыны белән -1 градуска кадәр кырау төшәргә мөмкин. Көндез һава 16-22 градуска кадәр җылыначак.   Дүшәмбе, 28 сентябрьдә, төнлә һава +3тән +8 градуска кадәр, көндезге сәгатьләрдә +17дән +22 градуска кадәр җылына.   Метеорологлар сишәмбе һәм чәршәмбе, 29 һәм 30 сентябрь көннәрендә, һава торышының элеккечә коры һәм җылы булуын көтә, һава температурасы күпьеллык нормалардан 2-3 градуска югарырак булыр», — дип фаразлый белгечләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев