Бишле алсаң, автобуста бушлай йөртәләр?
«Бик күркәм һәм кирәкле канун кабул иткәннәр...»
Ишеттегезме, Чечен республикасында бишле алган укучы шәһәр автобусында бушлай йөри ала икән. 2023 ел анда «Чечен теле елы» дип игълан ителгән. Әлеге акция шул уңайдан оештырылган. Балалар автобуска билетны көндәлегендәге бишлесен күрсәтеп керә ала икән. Ә чечен теленнән алган бишле өчен бер генә түгел, ике билет бирелә.
Ничек сезгә бу идея? Бездә дә шулай булсын идеме? Шул сорауны без газета укучыларыбызга бирдек һәм ВКонтакте төркемебездә сораштыру үткәрдек.
Зөһрә Әхмәтова, шәфкать туташы:
– Бу хәбәрне ишеткәч, башыма шунда ук бездә дә шулай булсын иде дигән уй килде. Бу татар телен өйрәнүгә ихтыяҗны арттырыр иде. Балалар татар теленең кирәклеген, файдасын күреп, аны теләп өйрәнерләр иде. Телне белгән, татарча җырлаган, шигырь сөйләгән малайлар һәм кызларны күрү, аларны тыңлау без әби-бабайларга зур сөенеч бит.
Гөлгенә Сәхипова, 38 яшь, эшмәкәр:
– Чынлап та Чечен Республикасында шулаймы ул?! Менә сиңа мә! Бездә алай булмастыр ул... Үземнең дә балаларым бар. Аллаһка шөкер, яхшы укыйлар. Көн саен машина белән аларны мәктәпкә алып барам, кайтканда үзләре кайталар. Берсенә – 30, икенчесенә тагын 30 сум дигәндәй... Санап карасаң, аена шактый җыела. «5»леләре өчен автобуста бушлай йөрсәләр, андый чыгымнар булмас иде. Яисә юлга бирелгән акчаларын җыеп барып, кызларым үзләренә теләгән нәрсәләрен алырлар иде. Безнең республика җитәкчелеге дә бу тәкъдимне өйрәнсен иде.
Галина Нәфыйкова, повар, ике бала әнисе:
– Андый акция бездә дә игълан ителсә, минем кече улым гел бушка йөрер иде. Бишлеләре артып та калыр иде әле хәтта. Ә олы улыма бушка йөрү эләкмәс иде. Укырга яратмый инде анысы. Ә болай, шаярмый гына әйткәндә, бик яхшы стимул бу балалар өчен. Ә инде туган телдән алган бишле өчен автобуска ике тапкыр да утыртулары тагын да әйбәт. Ләкин бер генә ел түгел, һәрвакыт булсын иде мондый акцияләр.
Рөстәм Фәтхиев, пенсионер:
– Бик күркәм һәм кирәкле канун кабул иткән чечен халкы. Бу аларның үз телләренә карата никадәр зур әһәмият бирүләрен искәртә. Моны милләтне саклап калуга үзенә күрә бер инвестиция буларак та кабул итәргә була.
Коры сүзләр, купшы мәдәни кичәләр белән генә телне саклауга әллә ни өлеш кертеп булмый шул. Үсеп килүче буынны кызыксындыра торган шундый заманча чаралар кирәк. Чөнки милләтнең киләчәге нәкъ менә яшьләр белән бәйле. Чечен халкы моны бик яхшы аңлый.
Сер түгел, барыбыз да «бушка» дигән сүзне бик ярата. Шуңа да бу алымны җәмәгать транспортында гына түгел, ә башка өлкәләрдә дә кулланып була. Мисал өчен, шул ук кионотеатрларга, төрле күңел ачу үзәкләренә керү өчен дә түләүсез билетлар булдырырга мөмкин.
Рәмилә Гәрәева, эшмәкәр:
– Бик кызык идея. Балаларга яхшы уку өчен мотивация булырлык. Проектның никадәр уңышлы икәнен вакыт күрсәтер. Чөнки балага нәрсә этәргеч биргәнен тәгаен генә белеп булмый. Өлкәннәр кушкан өчен генә булмасын иде ул. Юлга дигән акчасы янга калып, шуны үзенчә тоту кызыктырыр, мөгаен.
ВКонтакте төркемебездәге фикерләр:
Фәйрүзә Шәрипова: «Балаларга бишле билгесенә генә укыр өчен бер дигән стимул!»
Шәргыя Фатиева: «Бездә атказанган транспорт хезмәткәре дә бушлай йөри алмый. Чечня балалары өчен сөенергә генә кала».
Рәсима Алчина: «Сиксән яшьлек әби ялгышып кына билет алмый калса, кулыннан тотып, этә-төртә төшереп җибәрәләр. Бездә була торган әйбер түгел бу».
Фәйрүзә Шәрипова: «Закон нигезендә кабул итсәләр, куып төшермәсләр. Тик утыртмыйча узып китәргә мөмкиннәр...»
Зәрә Әбүнәгыймова: «Ай-һай, социаль проезднойларны күрсәтсәң дә автобус йөртүчеләр котыралар. Бездә буласы әйбер түгел бу, балаларны куып төшерәчәкләр».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев