Битлек җитештерүнең икенче линиясе
Автогигантның запас частьләр заводында KN95 респираторларын җитештерүнең икенче линиясе эшли башлады.
Коронавирустан саклану чарасы булган битлек җитештерү җиһазларын Кытайның компаниясеннән алганнар. Беренче линия (габаритлары – 8600*2200*1500 мм) запас частьләр заводының энергоремонт цехында эшли. Икенче линия дә шул ук бинада, 80 кв.метр мәйданны били. Моннан тыш, әзер прдукцияне тартмаларга салу буенча аерым бүлмә каралган.
Узган елның июленнән эшли башлаган беренче линиядә тәүлегенә 15 мең битлек җитештерелсә, яңа линиядә аена 450 000 -500 000 битлек ясарга мөмкин булачак. Шуңа күрә яңа линияне эшләтеп җибәрү турында карар кабул ителгән дә. Биредә габаритлары 9710*1600*1900 мм булган респираторлар ясый башладылар. Яңа җиһаз ярдәмендә бер минут эчендә 35 битлек ясап була. “Бүгенге көндә беренче линиядә 20 кеше эшли. Эш ике сменада оештырылган. Февральдә ике линия дә тәүлек буена эшләячәк”, - ди предприятиенең баш энергетигы Радик Хаҗиев.
“КАМАЗ”да җитештерелә торган KN95 респираторы 4 катлы битлек, аның эчке ике каты фильтрлы мельтблаун тукымасыннан, тагын икесе аллергия булдырмый торган спанбондтан эшләнгән. Респираторларның саклык дәрәҗәсе FFP3, ягъни аларны кызыл зонада кулланып була. Алар организмны сәламәтлеккә зыян китерә торган кисәкчекләрдән 99% саклый диләр белгечләр. Радик Хаҗиев әйтүенчә, битлекләрне республиканың һәм шәһәрнең сәламәтлек саклау учреждениләре күпләп ала. “Икенче линия эшли башлагач, без “КАМАЗ”ның барлык хезмәткәрләрен KN95 респираторлары белән тәэмин итә алачакбыз”, - ди Радик Хаҗиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев