Битлексез - штраф 50 мең
вазыйфаи зат-300 меңнән ярты миллион сумга кадәр, юридик зат-миллион сумга кадәр штраф түләячәк.
Пандемия башланганнан бирле инде ярты елдан артык вакыт узды, әмма республикада чикләү чараларының бер өлеше әлегә кадәр гамәлдә булуын дәвам итә.Татарстанда Covid-19 пандемиясе аркасында кертелгән чикләү чараларын бетерүнең өченче этабына август аенда ук күчкән. Бу этапта кибетләрдә, җәмәгать транспортында һәм таксида саклагыч битлекләрне йөртү мәҗбүри булып кала.
Полиция хезмәткәрләре автобус һәм кибетләргә керүчеләргә битлек киеп йөрүләрен тикшерә.Саклагыч битлек киеп йөрмәгәннәргә бер меңнән утыз мең сумга кадәр штраф яный. Битлек режимын бозган вазыйфаи затларга — 10 меңнән 50 меңгә кадәр, ә юридик затларга — 100 меңнән 300 мең сумга кадәр штраф салына.
Әгәр закон бозу кабат ясалса, республикада яшәүче кеше — 15 меңнән 50 меңгә кадәр, вазифаи зат-300 меңнән ярты миллион сумга кадәр, юридик зат-миллион сумга кадәр штраф түләячәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев