Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Блогер мама Маликушки: «Авыртуларга түзә алмам кебек иде»

Әни булган көнем.

– Беренче тапкыр әни булган көнем бүгенгедәй хәтердә. Ямьле җәй көнендә, 2012 елның 17 июлендә сабыем дөньяга килде. 8 сәгатькә якын тулгак белән җәфаланганнан соң, иртәнге 4тә кызым туды. Миңа әни булырга акушерка Волкова (исемен хәтерләмим) ярдәм итте. Бик авыр булды, ул авыртуларга түзә алмам кебек иде. Баламны тудыргач, мин үземне дөньякүләмендә мөһим эш башкарган кебек хис иттем. Шатлыгымнан еладым һәм иң беренче булып әниемә шалтыраттым. Ул бик сөенде: икенче тапкыр әби булды бит. Аллаһка шөкер, Мәликә – аның яраткан оныгы.
Мин – таләпчән һәм гадел әни. Кызымны бик нык яратам. Әтисе дә аның өчен үлеп тора. «Кызыгызны иркәлисез», – диючеләр дә бар. Минемчә, бу бер дә начар түгел. Баланы ата-ана иркәләргә, яратырга тиеш. Тик чама хисен югалтмаска кирәк.
Безнең кызыбыз иркәләүгә лаек: ул бик яхшы укый, талантлы, нәтиҗәгә ирешү өчен күп эшли. Төрле конкурсларда катнаша, җиңүләр яулый. Миңа блогымны алып барырга да ярдәм итә. Бүгенге көндә мин – бик бәхетле әни. Киләчәктә дә шулай булсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мама Маликушки блогерлар тормышы әниләр көне Олеся Борина