Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Блогер шаккаттыруын дәвам итә

«Хәзер мин Ник Вуйчич (кулларсыз, аякларсыз туган Австралия язучысы, оратор) кебек зур аудиторияләрдә чыгыш ясап йөрисем килә», – ди ул

Күренекле татар блогеры Рөстәм Нәбиев Business FM радиостанциясенә үзенең планнары турында сөйләде. «Сәхнәдә чыгыш ясарга һәм җырлар яздырырга телим. Тауларга бармыйча торам», – диде ул.

Батыр егет куллары белән берничә тауны үзенә буйсындырды. Аның беренчесе Эльбрус иде. Рөстәм әйтүенчә, башта бу кызыксыну гына булган:  ул куллары белән генә кеше биек тауга менә аламы, юкмы дигән сорауга җавап эзләгән. Максатына ирешкәч, тагын да биегрәк тауга менәсе килгән.

Шулай итеп, берсеннән-берсе биегрәк 6 тауның иң биек ноктасына менгән. Күптән түгел ул чираттагы сәяхәтеннән кайтты һәм бу шөгылен туктатып торырга карар кылды. «Миңа хәзер бераз тынычланырга кирәк. Тауларга менүне  туктатып, вакытны мин үземне үстерүгә, брендымны танытуга багышларга телим. Хәзер мин Ник Вуйчич (аякларсыз, кулларсыз туган Австралия язучысы, оратор) кебек зур аудиторияләрдә чыгыш ясап йөрисем килә, сәхнәдә үземне сынап карыйм. Тагын да бер теләгем: җырлар иҗат итәсем килә. Тиздән тамашачылар минем җырлавымны ишетәчәкләр», – ди күпләргә үрнәк, чын ир-егет Рөстәм Нәбиев. 
 

Фото скриншот

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабан туе артистлар концерт тамаша шоу блогерлар тормышы