Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Боерганда укымышлы халык яши - ФОТОЛАР

Тукай районы Боерган авыл җирлегенә дүрт авыл: Боерган, Колыш, Таулар, Туера керә.

Бүгенге көндә бу бүлекчәдә ике генә хат ташучы эшли. Почта мөдире Гүзәлия Шәмсетдинова сүзләренә караганда, 13 елдан артык Боерган авылына хезмәт күрсәткән почтальон Гүзәлия Таҗиева эштән киткән. «Әлегә икәү генә калдык. Эш күп, билгеле. Әмма без күңелне төшермибез. Җайланыр әле», – ди почта мөдире. 

Без кайвакыт, интернетка алданып, сәгатьләр буена компьютер каршында утыргач, әбиләр яшь вакытта ансыз гына ничек яшәгән икән, дип уйланырга мәҗбүр булабыз. Яңалыкларны да шуннан укыйбыз, һава торышын да иртән торуга ук интернеттан карап беләбез... Почтаның заманча формасы кебек инде ул хәзер. Ярый, интернеты бер хәл, ә менә почта булмаса?! Газета-журнал килмәячәк, пенсия өйдән-өйгә кереп өләшенмәячәк, хат-телеграммалар да йөрмәячәк дигән сүз бит. 

Почта хатлар аша ерак араларны якынайтып, хис-кичерешләрне җиткерергә, вакытлы матбугат басмаларын тарату өчен кирәк. Хәзер хат язышуларны кәрәзле телефоннар алыштырса да, аларның эшләре һаман да шулай күп һәм мәшәкатьле булып кала бирә. 

– Мине чыннан да һәр йортта көтеп алалар. Вакытлы матбугат кына таратмыйбыз, пенсиясе, түләүләре бар, җитмәсә почтага килгән товарларны да сатып йөрергә туры килә. Эшемне авыр дип тә, җиңел дип тә әйтмим. Кайда җиңел? Бәлки шуңадыр эш урынымны алмаштырып йөрмәдем, – ди 39 ел буе почта хезмәткәре булып эшләүче, Туера һәм Таулар авылына хезмәт күрсәтүче Алмазия Гайфетдинова.

– Хат ташучы булып теләсә кем эшли алмый, – дип сүзгә кушыла Боерган авыл җирлеге почта мөдире Гүзәлия Шәмсетдинова. – Үземнең дә биредә эшләвемә 14 ел. Эшебез җаваплы, кеше акчасы белән йөрибез. Аннары халык та таләпчән, телеграммга-посылкаларны, хатны вакытында алырга телиләр. Күпчелек газеталар чәршәмбе-җомга көннәрендә килә. Без вакытлы матбугат килгән көнне үк халыкка газеталарын таратабыз, ул кеше акчасы бит, ул аны вакытында килсен дип түләгән – шуңа бу эштә ниндидер җитешсезлекләр булырга тиеш түгел.  

Яшерен-батырын түгел, газет-журналларның киләчәге күп очракта нәкъ менә хат ташучылардан тора. Әйе, иңнәренә авыр йөк аскан, бертуктаусыз хәрәкәттә булган апалар – почта хезмәткәрләре авыл җирендә зур эш алып баралар.
Боерганга «Шәһри Чаллы» газетасына язылучылар бармы дип, кызыксынып килдек. Биредә укырга ярата торган халык яшәвен беләбез. Бәхеткә, почта бүлегендә шундый ханымнарны очраттык. 

Без сөйләшеп торган арада почтага бер төркем авыл апалары килеп керде. Аларның мәчеттән укудан кайтып барулары икән.  

– Моннан 15 ел элек «Шәһри Чаллы»га авыл мәзәкләрен җибәреп, конкурста җиңеп, «Иң шәп мәзәкче» исемен дә алган идем. Шулай булмый ни? Бөтен авыл буйлап йөреп, кеше белән аралашып, мәзәк, юморлы хәлләрне җыеп йөргән идем. Минем күп алар: һәрбер авылның үз кызыклары була бит. Кеше дә мондыйны ярата. Аннары үзебезнең авылдагы Кыз тавы чишмәсе тарихын да язып җибәргәнем истә. Бу газеталарны әле дә саклыйм, истәлек бит ул. Газета шунысы белән рәхәт – аны саклап куеп, ничә еллар үтсә дә кире кайтып, яңадан укып, шул вакытларга әйләнеп кайтып була. Без – өлкән буын. Кулга тотып укырга ияләшкән, – дип сөйли күп еллар дәвамында Боерган мәктәбендә рус һәм немец телләре укыткан, хәзер авылда дин дәресләре алып баручы Нурания Галимова.  

– Газеталар укырга бик яратабыз, 3-4 меңлек язылабыз. Район газетасын бер дә калдырган юк, аннары сәламәтлек турында махсус газеталар алдырабыз. Кичләрен гаиләбез белән залга җыелып, бер тын алмыйча сәгатьләр буе газета укыйбыз. Башка эшең торып торсын! «Шәһри Чаллы» газетасын укып барырбыз. Аллаһка шөкер, почтабыз эшләп тора. Берүк эшләсен генә дибез. Монда эшләүче кызларга сәламәтлек, сабырлык насыйп итсен, – диләр Әлфия Салихова һәм Әлфия Галиева.

Боерган авылында минем газета турында сөйләгәннәремне бик игътибар белән тыңладылар. 

– Бакча киңәшләре, сәламәтлек турында материаллар күбрәк булса иде дип телибез. Аннары ял сәгатьләрендә сканвордлар чишәргә яратабыз. Аларны да ешрак куйсагыз иде. Тормышчан гыйбрәтле хәлләр, хикәяләр дә, бозым-сихер сәхифәләре дә бик яратып укыла торганнар рәтендә, – дип үз фикерләрен җиткерделәр Боерган апалары. 
Моның белән генә чикләнеп калмыйча, авылның китапханәсенә дә кереп чыктым. Мөдир Флүзә апа Сәлимова һәрвакыттагыча якты йөз белән каршы алды. 

– Әле генә «Шәһри Чаллы» килде. Укыйлар, бик яраталар бу газетаны. Безнең авылда кич утыру дигән матур гадәт бар. Авылның әби-апалары килеп, китапханәдә кич утыралар: кемдер газета, кемдер китап укый, кул эшләре белән дә шөгыльләнүчеләр бар. «Шәһри Чаллы» турында бөтенесенең дә  фикерләре уңай гына, – диде Флүзә ханым. 

Шул арада китапханәгә Боерган мәктәбенең 4нче һәм 5нче сыйныф укучылары килеп керде. Газетада эшләгәнемне белгәч, «Безнең өйдә дә укырга яраталар. Апа, безгә дә газета бирегез әле», дия-дия кулымдагы яңа санны алып та бетерделәр. Аларны истәлеккә фотога да төшердем. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев