Тапшыру тиздән экраннарга чыга.
Чаллының данлыклы «Болгар» бию театры солистлары республика телевидениесенең «Җырлыйк әле» тапшыруында төште. Әлеге талантлы коллективны тапшыруга телевидение мөхәррире Динә Закирова чакырды.
Тапшыруда Азат Зартдинов, Наил Әнәсов, Гөлназ Закирова катнашты.
«Бик матур тапшыру килеп чыкты. Татар халык җырларын да, композиторларыбыз әсәрләрен дә башкардык. Дуслык җиңде», – диде композитор һәм җырчы Гөлназ Закирова.
Тапшыру 14 февральдә 20 сәгать 30 минутта эфирга чыга.
Фотолар Гөлназ Закировадан алынды.
Нет комментариев