Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

БОМЖ Василий: «Улым джип белән үтеп китә»

Эчү аркасында гаиләсен югалткан ир-ат аянычлы язмышы турында сөйләде.

Василий, яшәргә урыны булмаган сукбай: 

– Кайда туры килә, шунда кунып йөрим. Бүген төнемне 15/22 йортының подъездында уздырдым. Кемнеңдер мине каты итеп кыйнавыннан уянып киттем. Телефонымны да урлаганнар. Гел кыйнамыйлар, юк. Әле моңа кадәр барысы да әйбәт иде. Инде өч көн бернәрсә ашаганым юк! Ашыйсым да килә, тамагым да кипте... 

Эчтем мин. Берсендә хатыным түзмәде, чыгып китәргә кушты. Мин үзем дә мондый борылышны көткән идем. Кемнең исерек белән яшисе килсен! Чыгып киттем. Башта үзем генә тормыш башлап карадым, тик килеп чыкмады. Сукбай булып китү тиз икән ул. Хәзер урамда яшим, кайда туры килә, шунда ашыйм. Улым кайдадыр бу тирәдә яши, аны күргәнем бар. Бик текә джипка утырган. Мине күрми дә, белми дә инде... Беркемгә дә кирәгем калмады!

Сүз уңаенда, Василий абыйга кулымдагы пирогымны бирдем, кесәмдә бераз акча бар иде, анысын да жәлләмәдем. Аннары үзенә Чаллыдагы ашату нокталары турында сөйләдем. Шунда барып, кайнар ризык, җылы кием ала аласыз дип аңлаттым. Тыңлап торды ул мине, тик барырмы-юкмы – аның эше. Китеп барганда бары тик: «Эх, тормыш-тормыш, нишләттең син мине...» – дип кенә кабатлады.       

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев