Бәраәт кичәсе
Киләчәк бер ел эчендә бөтен мәхлукатның, бөтен барлыкның ризыклары, байлык вә ярлылык xәлләре, дөньяга мөнәсәбәтле дәрәҗәләре, яңа туачак вә ул ел эчендә вафат булачак кешеләр — барысы да Бәраәт кичәсендә билгеләнә.
Мөбарәк өч айның берсе Шәгъбанның 14еннән 15енә каршы кичәне мөселманнар көтеп ала. Быел бу мөбарәк кичә 19ыннан 20нче апрельгә каршы төнгә туры килә, ягъни кояш баегач, Бәраәт кичәсе башлана.
Ислам галимнәре билгеләвенчә, Кадер кичәсеннән соң иң изге кичә — Бәраәт кичәседер. Чөнки Коръән беренче мәртәбә Бәраәт кичәсендә дөнья күгенә иңдерелгән һәм Кадер кичәсендә Пәйгамбәребез Мөхәммәт (с.г.в.) гә төшерелә башлаган.
Бу кичәдә Хак Тәгалә бәндәләренә гөнаһлардан арыну, рухи яктан пакьләнү мөмкинлеге бирә.
Бу мөбарәк кичәдә Җәбраил фәрештә галәйһис-сәлләм, Пәйгамбәребез Мөхәммәт (с. г. в.) янына килеп, болай дигән: “Йә, Аллаһның Рәсүле! Аллаһы Тәгалә бу кичәдә шактый күп кешене кичерер, шактыен гафу итмичә калдырыр. Шул гафу ителмәүчеләр — мөэминнәр илә талашучылар, мөселманнарны кимсетүчеләр, туганлык хисен, араларын кисүчеләр, тәкәбберләр, ата-анасын рәнҗетүчеләр, гомерләрен сәрхүшлектә үткәрүчеләр...”
Бәраәт “бурычтан һәм җәзадан котылу” дигәнне аңлата. Бәраәт кичәсе гөнаһлардан котылу киче дә. “Бәраәт” сүзе бурычны яисә салымны түләгәнне раслаган кәгазь мәгънәсендә дә килә. Шуңа күрә Бәраәт кичәсе, гөнаһлардан котылуны раслап, безгә таныклык тапшыру кичәсе дә булып тора.
Гата ибне Ясәр разыйаллаһу гәнһе, бу кичәдә ике Бәраәт кичәсе арасында вафат булачакларның исемнәре Газраил галәйһис-сәлләм сәхифәләренә теркәлер, дигән.
Бу кичәдә Пәйгамбәребез галәйһис-сәлләм агасы хәзрәте Габбас разыйаллаһу гәнһене тәсбих намазын укырга өнди.
Ислам әдәбиятында Бәраәт кичәсенең биш хикмәте турында менә нәрсәләр язылган. Бу кичәдә хикмәтле рәвештә башкарылачак эшләрнең иң әһәмиятлеләре сайланып билгеләнә. Бу кичәдә кылынган гыйбадәт (укылган намаз, ураза, Коръән, хәтем итү, дога, зикер, тәүбә) аеруча фазыйләтле һәм саваплы була. Бу кичә илаһи ихсан һәм бәрәкәт белән тулы. Бәраәт — мәгъфирәт (ягъни ярлыкау) кичәседер. Бу кичәдә Пәйгамбәребезгә (с. г. в.) тулы шәфәгать бирелгән.
Шәгъбан аеның 13нче кичәсендә Расүл Әкрәм өммәте өчен Аллаһ Тәгаләдән шәфәгать (яклау) теләгән. Һәм аның өчтән бере бирелгән. 14нче кичәсендә кабат сораган. Тагын өчтән бере бирелгән. 15нче кичәсендә янә сораган һәм бу юлы тулы шәфәгать бирелгән.
Шәгъбанның 15нче кичәсе белән бәйле хәдис тә бар. Пәйгамбәребез анда болай ди: “Шәгъбан аеның 15нче кичәсе кердеме, аны гыйбадәт белән үткәрегез. Көндез исә ураза тотыгыз. Чөнки Аллаһы Тәгалә ул кичне кояш баеган вакытта дөнья сәмасында (күгендә) тәҗәлли итә (беленә, күренә) һәм: “Тәүбә вә истигъфар итүче булса, аны гафу итәм. Ризыклы булырга теләсә, аңа ризык бирәм. Авыруга дучар булса, аңа саулык-сәламәтлек бирәм. Бармы андый кешеләр, бармы?” — дип, таң атканчыга кадәр сорап торыр. Бу көннәрдә ураза тоту саваплы санала.
Фәнүз Хәбибуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев