Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Брейк-данс биюче татар малае

Чаллы егете Раил Нуретдиновта кунакта булдык.

Биш яшеннән Габдулла Тукай шигырьләрен яттан сөйләп танылган татар малае үсә төшкәч ниләр белән мавыга башлаган? Сүзем күпсанлы «Йолдызлык», «Татар малае», «Кызыл төлке» кебек бәйгеләрдә җиңүләр яулаган Чаллы егете Раил Нуретдинов хакында. 

Хәзер егет бик тә җитди бию төре белән мавыга, ягъни брейк-данс белән шөгыльләнә. Әйе, брейк-данс – ул спорт элементларын үз эченә алган «урам» биюе. Ул 70нче елларда Америкада барлыкка килә. 1990-2000нче елларда Чаллыда да популярлашып китә. Автокаланы заманында хәтта «брейк-данс шәһәре» дип тә йөртәләр. Чаллыга Россиянең төрле шәһәрләреннән брейкдансерлар җыелып, зур-зур баттллар оештырган чаклар да була.

Инде яшь брейк-данс остасының үзенә күчик. Раил белән башта өйләрендә очраштык. Мин килгәндә мәктәптән кайткан гына иде. Мулланур Вахитов исемендәге 2нче санлы татар гимназиясенең 6 сыйныфында белем ала икән. Кайтуына әнисе Эльмира ханым тәмле аш һәм хуш исле пирог пешергән. Тиздән 3 класста укучы Рамил исемле энекәше дә кайтып җитәргә тиеш. Бишектә 4 айлык икенче энесе Рәзил тәмләп йоклый. Без Эльмира ханым һәм Раил белән әңгәмә корган вакытта сабый янында гаилә башлыгы Рөстәм әфәнде булды. Уяна-елый калса, кулына алып тибрәтергә әзер тора.

Раил исә миңа иң элек күпсанлы дипломнарын һәм медальләрен күрсәтте. Шигырь конкурсларында яуланган җиңүләре янына брейк-данс буенча дипломнары да тезелә башлаган.

«Мин спортка гашыйк. Мәктәптә дә яраткан дәресем физкультура. Бервакыт интернетта спорт һәм бию берләшкән хәрәкәтләр турында видео килеп чыкты. Җиңел, оста итеп хәрәкәтләр ясаган малайларны күреп кызыгып киттем. Мин шулай булдыра алыр идем микән? Әлбәттә! Бу хакта әни белән әтигә әйттем дә, алар әлеге студияне эзләп таптылар. Ел ярым шунда йөреп, брейк-данс белән шөгыльләнәм», – дип сөйләде Раил. 

«Аның ничек кызыксынып йөргәнен күрсәгез», – дип сүзгә кушылды әнисе Эльмира ханым. «Өйгә кайткач та туктатып булмый. Идәндә өйрәнгән хәрәкәтләрен кабатлый, килеп чыкмаганнарын мең кат ясап карый. Без әтисе белән Раилне күзәтәбез. Үз дигәненә ирешкәнче тырыша дип сөенәбез. Башта 62 комплекстагы бию студиясенә йөрсә, хәзер «Бумажников» балалар иҗат үзәгендәгесенә шөгыльләнә. Анда, аларча әйтсәң, алга киткәннәр йөри. Раил инде анда да иң яхшылар рәтендә».   

Сүздән күбрәк эшне кулай күргән Раил музыка куеп биеп күрсәтергә дә булды. Аңынчы уңайлы аяк киеме һәм махсус башлык киеп куйды. Чөнки бу биюдә кулда, терсәктә, аркада һәм башта да әйләнәләр. Башлыкның эче йомшак, әйләнгәндә идәнгә тиеп торган җиренә яссы каты материал тегелгән. 
Бу кадәр бөтерелү өчен күпме физик көч кирәк дип читтән сокланып күзәттем. Карап торышка җитди-тыйнак егетнең мондый кискен хәрәкәтләр ясарга алынуы да игътибарга лаек. 

Мәктәптән костюмнан кайтып кергән күзлекле егетне төгәл фәннәр белән генә мавыга торган отличник дип уйлаган идем. Ялгышканмын. Шундый матур итеп татарча сөйләшә һәм шигырьләр дә укый икән әле үзе. Тыңлап туймаслык!

«Балаларыбыз җәй буе авылда. Каникуллар җитүгә кечкенәдән Мөслим районы Мәллә Тамакка әби-бабай янына кайталар. Ирем белән икебез дә бер авылдан. Улларыбыз Раил һәм Рамилнең яшь аермалары зур түгел, шуңа бер-берсенә иптәш булып үсәләр. Тиздән үзләренә өченче энеләре дә иярер. Әтиләре дә малайлар белән вакыт үткәрергә ярата. Койма тоталар, печән чабалар, елгада су коенып кайталар, Аллаһка шөкер», – ди бәхетле әни. 
Кызыксынып, Раил шөгыльләнгән студиягә дә барырга булдым. Брейк-данска өйрәтүченең хатын-кыз булуына бик бер гаҗәпләндем. Бу чыннан да сирәк күренеш, ди белгечләр. Чаллыдан кала Казанда да шундый бер туташ бар, калганнары ир-атлар икән. Тәнәфес вакытында Алинә Гаязетдинова белән Раил турында сөйләшеп алдык.

«Ул төркемебездә иң көчлесе. 14 егет һәм кыз арасында күнегүләрне тиз өйрәнә һәм оста башкара. Болай шөгыльләнсә, берничә елдан Раил һичшиксез “профессионал”лар төркеменә дә күчәр. Ярышларда да яхшы чыгыш ясый. Анда ул югары баллар ала. Тиешле балл җыелгач, чын спортчылар кебек, разряд та алачак. Спорт мастеры булу мөмкинлеге дә бар», – дип сөйләде Раилнең тренеры.

Яшь шәһәрдәшебез «мондый» спорт белән беренче чиратта үзе өчен, физик яктан көчле булу нияте белән шөгыльләнә икән. Ә менә булачак һөнәрен ул инде хәзердән үк сайлап куйган. “Теш табибы булачакмын», – ди.

Тырыш та, үҗәт тә, акыллы да татар егете Раил һәм аның гаиләсе белән танышкач сөенеп йөрдем. Әти-әнисе, әби-бабасы тудырган татар мөхитендә тәрбияләнеп, киләчәккә төпле адымнар белән атлаучы бәхетле бала ул Раил. Физик яктан да нык, рухы көчле. Әфәрин! Уңышлар аңа!


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

14

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт яшьләр