Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бәрәңге үстерүче фермер мул уңыш алу серләре белән уртаклашты

"Күп кеше бәрәңгене икегә ярып утыртырга ярыймы дип сорый. Киңәш итмим. Бөтен булса яхшырак", - ди бәрәңге үстерүче фермер буларак билгеле шәхес, Тукай районы фермерлар ассоциациясе рәисе Минталип Исмәгыйль улы Миңнеханов.

Минталип Исмәгыйль улы Миңнеханов Тукай районы фермерлар ассоциациясе рәисе, бәрәңге үстерүче фермер буларак билгеле шәхес. Шулай ук ул районда башка төр яшелчә үстерү белән дә шөгыльләнә һәм Чаллы шәһәренең бюджет оешмаларын тәэмин итә.

– Минталип әфәнде, быелгы кризис чорында бәрәңге бәясе бермә-бер арту сәбәпле, буш яткан бакчалар саны кими. Бүген кешеләр бакчаларыннан мөмкин кадәр күбрәк файда күрергә исәпли. Бәрәңге игү остасы буларак, үзегезнең кыйммәтле киңәшләрегез белән уртаклашыгыз әле. Бәрәңгедән яхшы, мул уңыш алыр өчен нәрсәләр эшләргә кирәк?

– Адәм баласының 15 сутый бакчасы бар икән, шуның өчтән бер өлеше бөтен гаиләсен туйдырырга җитә. Ә калган өлешеннән җыйган уңышны сатып, акча эшләргә була. Моның өчен мөмкинлекләр бар, ярминкәләрдә бушлай урыннар да бүлеп бирелә хәтта. Эшләргә генә кирәк. Тора-бара үзебезнең кооперативта да шәхси бакчачыларның продукциясен күпләп алып, сатып, аларга акчасын кайтару шартларын булдырырбыз дип торабыз.

Уңыш мул булсын дисәгез, орлык сайларга өйрәнегез. Беренче чиратта бәрәңге сәламәт булырга тиеш. Күп кеше бәрәңгене икегә ярып утыртырга ярыймы дип сорый. Киңәш итмим. Бөтен булса яхшырак. Әгәр орлыкка дигән бәрәңге аз икән, бу очракта икегә ярып, көл сибәргә кирәк. Көл – авырулардан, бактерияләрдән саклаучы чара. Орлыкка дигән бәрәңгене алдан чыгарып, 1-2 атна ачык һавада күзәнәкләндерергә кирәк. Кояш нурларыннан ул хлорофилл ала. Ә бу үз чиратында күзәнәкне ныгыта һәм бәрәңге яхшы тамыр җибәреп, нык сабаклы булып үсәчәк. Ультрашәмәхә нурлар орлыкның төрле авыруларын бетерә. Кояш астында ятканнан соң аны утыртырга да була. Әмма күгәрүдән, бактерияләрдән саклар өчен махсус препаратлар –Эместо Квантум, Максим, Престиж дарулары белән зарарсызландырсагыз тагын да яхшырак. Инсектицид бәрәңгене бәҗәкләрдән саклый. Без моны складта чакта ук эшлибез. Безнең бәрәңгегә колорадо коңгызы да, башка бөҗәкләр дә төшми.

– Ул даруларның кешегә зыяны тимиме?

–  Әлбәттә инде, бу даруларны саклану чараларын истә тотып кулланырга кирәк. Без аларны орлыкны утыртканчы ук кулланабыз бит. Шуның өчен үсәчәк бәрәңгегә зыяны тими. Уңышы да зарарсыз була. Бәрәңге 3-4 ай үсә әле. Бу вакыт эчендә дарулар чыгып бетә.

– Туфракны чәчүгә ничек әзерләргә кирәк?

– Орлыкны ничек әзерләгән булсак, җирне дә шулай. Чөнки туфракта бик күп төрле авырулар, бактерияләр була. Түбән Камада махсус лаборатория бар. Анда туфракның составын ачыклап бирәләр. Без үзебезнең туфракны да, бәрәңге, кишер, чөгендер үсентеләрен дә Казанда «Россельхозцентр»да тикшертәбез. Туфракта азот, фосфор, калий һәм башка туклыклы матдәләр җитәрлек күләмдә булса гына уңыш мул була.
Туфрак уңдырышлы булсын өчен көздән җиргә горчица, рапс чәчеп, 30 сантиметр биеклеккә җиткәч, аны мотоблок ярдәмендә тапап, туфрак белән бутасаң да яхшы.

– Бәрәңгене җиргә тирән утыртыргамы? 

– Климатка карарга кирәк. Яз соң килеп, җир салкын булса, өскәрәк утырталар. Тирәнрәк утырткач, аңа салкын тия. Җирнең җылылыгын тикшерү өчен орлык чәчәсе урынны көрәк белән казып аласың да, тиз генә термометр куеп, туфрак белән томалыйсың. Бераздан термометрны карыйсың, җылылыгы 8 градустан түбән булса, җир салкын, утыртырга иртәрәк дигән сүз. Туфрак җылынганны көтәргә, шул ук вакытта дымлылыгын да истән чыгырмаска: бакчаны яз көне яхшылап тырмалап чыгу яхшы. Технология буенча бәрәңге орлыгы җир сөрелгән тигезлектән 6-8 сантиметр тирәнлектә утыртыла. Рәтләрен көньяктан төньякка, төньяктан көньякка таба юнәлтергә кирәк. Болай эшләгәндә бәрәңгеләр бер-берсен корылыктан, кояш нурларыннан, кызу температурадан саклый.  

– Бәрәңгене утыртканнан соң ничек карарга?

Без үзебезнең технология буенча, җирне ашламалап эшкәрткәннән соң орлык чәчәбез, сабагы бераз шытып чыккач, махсус аппарат ярдәмендә яфраклары капланганчы яхшылап күмәбез. Туфрак арасында эре кәсләр булса, җирнең дымы тиз китә. Кәснең диаметры 2-3 сантиметрдан зуррак булырга тиеш түгел. Бәрәңге өеменең биеклеге якынча 15-18 сантиметр булырга тиеш. Күмелгән яфраклар кояш яктысын эзләп өскә үрмәли башлый һәм ап-ак сабаклар чыгара, нәкъ шушы сабаклар төрле якка күпләп бәрәңге бүлбеләре җибәрә. Сабагы үсә башлауга җирне әз генә ачып карыйбыз, әгәр сабак ак, чиста булса, димәк, сәламәт. Каралган булса, авыру. Аны тишелеп чыгуга ук дәваларга кирәк. Безнең якларда фитофтороз авыруы киң таралган. Алда әйтеп үткән даруларны бакча кирәк-яраклары кибетләреннән алырга була.
Бәрәңгене утырттың да, эше бетте түгел. Без җәй буена арасына 19-20 тапкыр керәбез: авырса дәвалыйбыз, су сибәбез, чүбен утыйбыз.

Җирнең җылылыгы 25 градустан артса, бәрәңге үсүдән туктый. Су сиптерү җайланмалары булмаганда бәрәңге авыр хәлдә кала. Безнең кырларда су сиптергечләр бар. Ул суны томан кебек вак тамчылар белән сибә. Бәрәңге тишелеп чыккач бер сипсәң яхшы һәм чәчәк атар вакыты җиткәч. Кулай вакыты – кич кояш баегач яисә төнлә. Чөнки көндез эре тамчылар кояш астында лупа кебек яфракларны яндырырга мөмкин. Әле шунысы да мөһим, өстән сипкән су җирдәге дымлылык белән тоташырга тиеш. Шулай булса гына уңыш була. Тоташмаса тамырлар өстәге дымга үрмәли башлый һәм җир корыгач кире аска төшми. Ә тамырга су җитмәсә, бәрәңге вак була. Шуның өчен суны йә гел сибеп торырга, йә бөтенләй сипмәскә кирәк.
Билгеле инде, чүп үләннәрен еш утап тору мөһим. Чөнки алар туклыклы матдәләрне суыра.

– Бәрәңгенең кайсы сорты тәмлерәк?

– Алар бик күп. Берничәсен генә атап үтәм.  Гала сорты – сары бәрәңге, халык аны ярмалы дип йөртә. Башка сортларның крахмалы 12-13 процент булса, ярмалы бәрәңгедә ул 18-19 процент. Гала бәрәңгесе озаграк саклана да әле. Бүгенге көндә инде без бу сортны сатып бетердек. Августта тагын сатачакбыз. Орлыкка дигәнен киләсе язга кадәр базда да саклый аласыз.
Кызыл бәрәңге бирүче Розара сорты күзләргә файдалы. Сугыш елларында бу сортны немецлар очучыларга ашата торган булганнар. Бу сорт шәхси бакчаларда үстерү өчен яхшы вариант. Ароза – кызыл уңыш бирүче тәмле, корылыкка чыдам сорт. Зекура сортының бәрәңгесе мул. Болар озак саклана торган, безнең климатка яраклы сортлар. 

Сәрия Гарипова сөйләште.
Алинә Баһаветдинова әзерләде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бакчачылар