БСМП табиблары пациентның ашказаныннан лезвие алды
Озынлыгы - 3,5 см.
Чаллы табиблары лезвие кисәге йоткан хатын-кыз гомерен саклап калуга иреште. 3,5 см озынлыктагы лезвиене алар рентген аша ачыклый. Тизрәк гастродуоденоскопия үткәрергә кирәк дигән фикергә киләләр. Ашказаны җәрәхәтләнү куркынычы туа. Ашкайнату тракты һәм сулыш юллары мускулларын йомшарту өчен пациентны йоклаталар.
Табиб-эндоскопист Дамир Хәммәтов гастродуоденоскопны ашказанына кадәр төшереп, лезвиене әкрен генә чыгара. Әлеге процедура 15 минутка сузыла. Табиб янында анестезиолог Айрат Шиһабетдинов һәм хирург Сайдалы Уулу да була. Алар бер-бер хәл чыкса, операция ясарга әзер булып торалар. Бәхеткә, лезвиене башка органнарга зыян салмыйча гына чыгаруга ирешәләр. «Әлеге катлаулы эшне табиблар «бишле»гә башкарды», - ди БСМПның матбугат хезмәте. Пациентны шул ук көнне өенә җибәргәннәр.
БСМП фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев