Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

БСМП табибы 4 яшьлек баланы коткарган

“Баланың тәнен көзән җыера башлаган иде»

Ашыгыч ярдәм күрсәтү хастаханәсенең интенсив терапия һәм реанимация бүлеге мөдире Евгений Думаньян самолетта очучы 4яшьлек балага ярдәм иткән. “Баланың тәнен көзән җыера башлаган иде. Мөгаен, бу температура күтәрелү белән бәйле булгандыр, һәрхәлдә тәне кайнар иде. Бу вакытта ул комага охшаш халәттә булды – йокысыннан айнымады. Реаниматолог буларак тәҗрибәмне  кулланып, малайга беренче ярдәм күрсәттем. Бала аңына килеп, әти-әнисенә кулларын сузды” дип сөйли Евгений Сергеевич. 

Чаллы табибының тиз арада күрсәтелгән ярдәме нәтиҗәсендә 200 пассажир белән очучы самолетны ашыгыч рәвештә утырту кирәк булмый.  

Сүз уңаеннан, Евгений Думаньян бу рейста Петербургка, анестизиолог һәм реаниматологларның Бөтенроссия конгрессына барган була. Ул анда пациентларга ашыгыч ярдәм күрсәтү турында чыгыш ясый.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев