Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Әбугалисина» – театр сәхнәсендә

Каюм Насыйринең данлыклы «Әбугалисина» әсәре буенча инсценировканы язучы, театрның әдәби бүлек мөдире Айгөл Әхмәтгалиева язган. Сәхнәгә ГИТИСның дүртенче курс студенты, заманында Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев шәкерте, театрда артист булып эшләгән, Гөлназ Минкина сәхнәгә куйган.

«Бу спектакль аша балаларда татар теленә, мәдәниятенә мәхәббәт уятырга телим», – диде ул. Чыннан да гаилә белән рәхәтләнеп карый торган, музыка, биюләргә бай спектакль барлыкка килгән. Спектакльнең декорациясе дә, артистларның киеме дә балаларның игътибарын җәлеп итәрлек. Спектакльнең финалын 4нче мәктәп укучылары белән бергә язганнар. Спектакльдә театрның балалар студиясенә йөрүчеләр дә (Балалар студиясенең өлкән төркеменең спектакле дә тамашачыларга тәкъдим ителәчәк.), артистларның балалары да катнаша. Моннан тыш, анда 4 курчак марионетка да уйный. Спектакльнең эчтәлеге болайрак. Тыныч кына яшәп яткан шәһәргә Әбүгалисина (Рәзил Фәхретдинов) килеп төшкәч, хикмәтләр башлана. Ярлы егет Хәлвәфрүшнең тормышы башка якка үзгәрә дә куя. Дөньяны танып белү сере һәм саф мәхәббәтнең көче авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә... 25-26 мартта әлеге мавыктыргыч тамашаны ата-аналар балалары белән бергә карый алачаклар. Аннары каникул вакытларында аны мәктәп укучыларына да тәкъдим итәргә җыеналар. Каюм Насыйриның «Әбугалисина» әсәренең мәктәп программасында булуын исәпкә алсак, бу балалар өчен кирәкле һәм файдалы спектакль икәненә тагын бер кат инанырбыз. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев