Бүген һава торышы нинди булачак?
Синоптиклар фаразы.
6 майда, Татарстанда һава торышы шартлары тыныч булачак, явым-төшем көтелми. Төнлә һава температурасы +7..+12 градус, ә көндез +22.. +27 градус була.
7 майга каршы төндә республикада һава торышы үзгәрмәячәк. Ләкин көндез, чираттагы атмосфера фронты якынлашу сәбәпле, урыны белән кыска вакытлы яңгырлар яварга мөмкин. Төнлә +8.. +13 градус, көндез +22.. +27 градус җылы көтелә.
Метеорологларның якынча фаразына караганда, җомга, 8 майда, Татарстанда тотрыксыз һава торышы була. Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар яварга мөмкин. Көндез һава температурасы +19.. +24 градус булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев