Булат Фаракшин: «Мәңге онытылмаслык изге сәфәрдә булдым» - ФОТОЛАР
Агымдагы елның май аенда Чаллының «Витязь» спорткомплексында ТР Диния Нәзарәте Кубогына татарча көрәш һәм кул көрәше буенча XIV Бөтенроссия турниры узды. Үз үлчәү категорияләрендә беренче урынны алучылар Хаҗга юлламага җирәбә уйнатуда катнашты.
Мәртәбәле бүләккә кул көрәшендә 85 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында җиңү яулаган Чаллы егете – 27 яшьлек Булат Фаракшин лаек булды. Булат 1 ай дәвамында изге сәфәрдә булып кайтты. Аның хис-кичерешләре сөйләп бетергесез!
«Мондыйны беренче күрүем»
«Малы-мөлкәте, мөмкинлеге булган акыллы мөселман кешесенә хаҗ кылу фарыз гамәл. Ә миңа аны үтәү 27 яшемдә насыйп булды! Искиткеч сәфәр булды ул!» – дип сүзен башлады спортчы егет.
– Казаннан хаҗга бер төркем җыелып, 49 кеше киттек без. Аэропортта ук бөтен кирәкле әйберләр салынган махсус букча, намаз укырга өйрәтә торган буклетлар тараттылар. Төркемебезне Мөслимнән Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин җитәкләде. Ул бик укымышлы, зыялы кеше булды. Бар нәрсәне сөйләп, аңлатып торды.
Казаннан иң беренче Дубайга кадәр очтык. Анда 9 сәгать Джиддага кадәр самолет көттек. Урамда бик эссе, ә аэропорт эчендә салкынча иде... Бөтен җирдә кондиционерлар дигәндәй. Шул сәбәпле чирләүчеләр дә булды инде. Минем дә хәлем китте, авырып алдым. Әмма озак булмады ул, тиз тернәкләндем.
Очарга 2 сәгать кала ихрам халәтенә кердек. Шөкер, аның тәртипләрен өйрәтүчеләр бар иде. Мондый халәттә теш тә чистарта алмыйсың, сабын, шампунь, дезодарант, парфюм да кулланып булмый.
Очканда ук ук догалар укып бардык. Күз алдыңа гына китерегез: бар самолет ихрам халәтендә, һәркем укый. Мондыйны беренче күрүем иде.
«Олы хаҗга әзерләндек»
Джиддада безне махсус автобус каршы алды. Аңа утырып Мәккәгә кузгалдык. Бик уңайлы, заманча кунакханәдә яшәдек. Сервис ягыннан бөтен нәрсә уйланылган, кая карама су бар, ашарга бирәләр. Чикләвек, хөрмә белән дә сыйлана аласың.
Без иң баштан гомрә – кече хаҗга әзерләнә башладык. Тәваф кылганда исә Кәгъбатулла (ташы) тирәли 7 тапкыр әйләнергә кирәк булды. Беренче тапкыр күрүем бит! Янымда гына изге, кара таш! Бөтен тәнем чымырдап китте, калтырый ук башладым хәтта! Башка тагын ни генә әйтсәм дә аз булыр кебек! Аңлатып та бетерә торган түгел! Тәвафтан соң зәм-зәм суы эчеп, чәчебезне кистердек. Укыган догалар, изге нияттән әйтелгән теләкләр берүк кабул булсын иде!
Гомрәдән соң олы хаҗга әзерлек башланды. Төркемдәге бер егет белән танышып, аның белән күп кенә изге карап чыктык. Әл-Хәрам мәчетенә намаз укырга йөрдек. Кешенең күплеген сөйләп торасы да юк! Илгиз хәзрәткә рәхмәт. Барысын да өйрәтеп торды. Хаҗга төркем белән баруның өстенлеге менә шунда чагыла да инде. Бер-береңә ярдәм итеп, киңәшләшеп эш итәсең.
«Һәркайсыбыз исеменнән корбан чалдылар»
Олы хаҗ башланды. Гарәфә тавында 12 сәгать буе гел догада гына булдык. Аннары шуннан минага киттек. Биредә бар уңайлыклар да тудырылган: палаткалар, аларның эчендә кондиционерлар, су, чәй, кайнар суы да бар хәтта. Душ кереп чыгарга да, тәхәрәт алу өчен дә аерым палаткалар бар иде. Соңыннан Муздалиф аланына кузгалдык, биредә ачык һавада урамда төн кундык. Шуннан чәчемне тулаем алдырттым. Шунда безнең һәркайсыбыз исеменнән корбан чалынып, мохтаҗларга да таратылды дип әйттеләр. Берүк кабул булсын иде инде!
Шулай ук изге сәфәр вакытында Мөхәммәт Пәйгамбәр (с.г.с.) яшәгән мәгарәгә дә мендек. Авыр юл булды, әмма моны да башкарып чыктык. Аллаһы Тәгалә сынау бирә икән, аны зарланмыйча ерып чыгарга кирәк. Шунысы гаҗәпләндерде: анда һәр адым саен диярлек мәчет, теләсә кайсына кереп, намаз укырга була.
«Төрлесен күрдек»
Тик шунысы да бар: урыны-урыны белән пычраклыкка шаккатым, кешеләр бик ярлы яши... Дөрес, төрлесе бардыр. Әмма соранып йөрүчеләр дә шактый очрады. Берсендә иптәш малай белән кафеда ашап утырганда, кара тәнле начар гына киенгән, аягында бернәрсә дә булмаган ир-ат килеп керде. Тиеннәрен санады да, дөге генә сатып алды. Аннары безнең янга килеп утырды. Аңа баштан камыр бирдек, ул аны кабаланып ашап бетерде. Тавык боты белән дә сыйладык. Кыскасы, ул бик ач иде... Алга таба нишләп беткәндер инде, – дип хатирәләрен яңартты спортчы Булат Фаракшин.
«Мөмкинлегең булып та хаҗга баралмый калуың бар»
Әңгәмәдәшемнән хаҗга ничек әзерләнүе турында да сораштым.
– Махсус әзерләнү үттем дип әйтә алмыйм. Дөрес, мәчеткә барып, хәзрәтләр белән сөйләштем, нәрсәләр алып барырга кирәклеген сораштырдым. Үзем белән төрле дарулар белән зур гына аптечка да алган идем. Аның кирәге чыкты. Әйтәм бит, чирләп тә алдым, көчле дарулар эчтем. Тик бу ниндидер авырлык китерде дип әйтмим! Бу да Аллаһы Тәгаләнең бер сынавы гына!
Әти белән әнием, тормыш иптәшем дә исән-сау йөреп кайтуымны теләде. Хаҗга юллама отуым болай гына булмады! Аллаһы Тәгалә анда баруымны теләгән. Әле бит теләгән, акчасы булганнар да бара алмый дип ишеткәнем бар. Безнең төркемдәге бер егет шулай юллама алган булган, тик соңгы мизгелдә генә бара алмыйча калган. Ә минем юлым бик уңышлы булды, Аллаһка шөкер, – ди ул.
«Үз кулларым белән Кәгъбатуллага кагылдым»
Булат белән сөйләшкәндә үземнең дә каз тәннәре чыкты. Чөнки ул бар нечкәлекләрен тулы итеп, «тәмле» итеп сөйләде.
– Хаҗның соңгы көннәре иде, ә Кәгъбатулла ташын әле тотып карамавымны да аңладым. Изге ташка кулымны куеп, Аллаһка теләкләремне ирештерәсем килде! Илгиз хәзрәт моны эшләве бик авыр дип искәрткән иде, тик мин сүземдә нык торучан бит, чыгып киттем. Һәм беләсеңме, беренче тапкырдан булмаса да теләгемә ирештем! Башта мин Кәгъбатулла тотынмаганмын (көлә). Дөресрәге, анда кадәр барып та җитмәгәнмен. Ә бит төркемдәгеләргә дә, өйдәгеләргә дә изге ташка кулымны тигездем дип, әйткән идем. Болай булмый инде дип, икенче көнне тагын киттем. Ният итеп баргангадыр дим, Кәгъбатулла янында хәрәкәт көчле, тыгын булса да, ташка барып тотындым! Иң гаҗәбе: моны мин бит инде кайчандыр эшләгәнем бар кебек тоелды. Искиткеч инде! Кунакханәгә кайткач, бу эшне башкарып чыгуыма төркемдәгеләр шаккатылар, Илгиз хәзрәт тә сөенде, – дип кичерешләре белән уртаклашты яшь егет.
«Барысы өчен дә рәхмәтле булырга кирәк!»
Булат Фаракшиннан, изге сәфәрдән әйләнеп кайткач, нинди хисләр кичерүен дә сорадым.
– Барысы өчен дә рәхмәт! Бөтенесен белдем, күрдем, үзем татып карадым. Бик күп догалар кылдым, теләкләр теләдем! Дөрес, әлегә биш вакыт намаз укымыйм. Бары тик җомга көннәрендә генә мәчеткә барам. Күп догалар беләм, безнең төркем җитәкчесе Илгиз хәзрәт тә Ислам динебез турында күп сөйләде. Аннары экскурсияләр бик кызыклы иде. Аллаһка шөкер дим, боларны үз күзем белән күрергә насыйп булды. Юлыбызда нинди генә кешеләр очрамады... Сукырлар да, инвалидлар да, көч хәл белән генә йөрүчеләр дә... Ә мин сау-сәламәт, якыннарым янәшәмдә! Бәхет бит бу! – ди әңгәмәдәшем.
– Июнь аенда кул көрәше буенча халыкара турнирга барырга тиеш идем. Әмма анда бара алмадым дип үкенмәдем, изге сәфәргә чыгып киттем. Әйтәм бит, барысы да җай гына барды. Июньдә күп кенә Сабантуйларда катнаштым, Чаллы бәйрәмен күрдем, аннары гына юлга кузгалдым. Хәзер исә ноябрь аенда узачак халыкара ярышларга әзерләнәм. Барысы да мин теләгәннән дә яхшырак килеп чыкты! Якыннарыма, дусларыма зәм-зәм суы, хөрмә алып кайттым. Кайткач, бөтен кешене сыйладым. Минем кебек, бар мөселманнарга да хаҗга бару насыйп булса иде. Сөйләп кенә булмый, моны үзеңә барып күрергә кирәк! – дип сүзен йомгаклады Булат Фаракшин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев