Булмаган концертка алдап билетлар сатканнар
Чаллыда мошенниклар төрле интернент сайтлары аша "12 декабрьдә "КАМАЗ мәдәният сарае"нда танылган җырчы Нәргиз Закированың концерты була," дип электрон билетлар сатканнар. Баксаң әлеге артистның Чаллыга әлегә килергә дә исәбе юк икән. Мәдәният сарае җитәкчеләре бу хәбәрнең дөрес булмавын әйтәләр һәм ялган билетларны алмаска чакыралар. Нәргиз инде узган ел апрель аенда...
Чаллыда мошенниклар төрле интернент сайтлары аша "12 декабрьдә "КАМАЗ мәдәният сарае"нда танылган җырчы Нәргиз Закированың концерты була," дип электрон билетлар сатканнар. Баксаң әлеге артистның Чаллыга әлегә килергә дә исәбе юк икән. Мәдәният сарае җитәкчеләре бу хәбәрнең дөрес булмавын әйтәләр һәм ялган билетларны алмаска чакыралар.
Нәргиз инде узган ел апрель аенда Чаллының Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында чыгыш ясаган иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев