Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бүлмәсендә тәртип юк, димәк, яшүсмернең проблемасы бар

Психолог Чулпан Рәхмәтуллина яшүсмер белән уртак тел табу турында сөйләде.

Бүгенге әңгәмә яшүсмерләр турында. Бу чор баланың үзе өчен дә, аның әти-әнисе өчен дә катлаулы вакыт, чөнки ул балалыктан чыккан, әле өлкән яшьтәге кеше кебек яши алмый. Яшүсмер белән уртак тел табу турында «Шәһри Чаллы»ның социаль челтәрендә психолог Чулпан Рәхмәтуллина белән туры эфирда сөйләштек.

– Яшүсмер чоры ничә яшьтән башлана?
– Хәзерге заманда ул чор инде 11-12 яшьтән үк башлана. Кеше туганнан алып гомере буе кризислар аша, ягъни үзгәреш стадияләре үтә. Шундыйларның берсе – яшүсмерлек стадиясе. Белгечләр аны 17-18 яшьтә тәмамланырга тиеш дип санаса да, чынлыкта кайберәүләр озаграк вакыт яшүсмер халәтендә кала. Чөнки аларга җаваплылык җитеп бетми. 
– Нинди билгеләр буенча без баланың яшүсмерлек чоры башланганын аңлый алабыз?
– Ата-анадан аерылып тору теләге көчәйгәндә. Әйтик, ул аерым үз бүлмәсе булуын тели, һәр вакыйгага карата үз фикере бар. Бу вакытта яшүсмернең үзенә дә авыр – организмында, тышкы кыяфәтендә дә көчле үзгәрешләр бара, тормышка карашы да үзгәрә. Без әти-әниләр балага үзенең яңа кыяфәтен, яңа карашын яшьтәшләре арасында, җәмгыятьтә кулланырга өйрәтергә тиеш. Чөнки ул моңа бәйле авырлыклар белән әле тәүге кат очраша, ә безнең инде мондый тәҗрибә бар. Бу чорда өлкәннәр үзләрен ышанычлы һәм ярдәм итәргә әзер итеп күрсәтсә, яшүсмер белән күбрәк аралашса, аңа формалашкан шәхес итеп караса яхшы. Балагыз нәрсә дә булса тәкъдим итсә, шундук юк дияргә ашыкмагыз. Әгәр бу эш аның гомеренә яки сәламәтлегенә янамый икән, компромисс эзләргә тырышыгыз. Әйтик, чәчен буярга тели икән, зыянсыз буяу табарга була. Яшүсмергә нәрсәнедер тыйган саен арагыз ерагая бара. 
– Безгә «Әгәр яшүсмер үз бүлмәсен җыештырмаса нишләргә?» дигән сорау килде.
– «Бүлмәңне җыештыр» дип гомуми сүзләр генә әйтү нәтиҗә бирмәскә мөмкин, «Киемеңне мәктәптән кайту белән элеп куй» дияргә була. Рюкзагы ятса ята инде. Күрсәтмәләр төгәл һәм аз санда булганда аларны башкару җиңелрәк. Контроль кирәгеннән артык булганда яшүсмергә үз-үзенә ышанычын, мөстәкыйльлеген үстерергә мөмкинлек җитмәячәк. Бу киләчәктә карарлар кабул итәргә комачау итәчәк.
– Мәсьәләнең икенче ягы да бар бит – тәртип сакларга өйрәткәндә гел баланың көе белән торсаң, ул шапшак кеше булып үсмәсме?
– Башта өлкәннәр үзе өчен нәрсә яраганын һәм нәрсәнең беркайчан да ярамаячагын билгеләргә тиеш. Әйтик, кемдер бүлмәгә үзең белән ризык алып керергә рөхсәт итә, кемдер юк, кемдер стенага постерлар ябыштырырга рөхсәт итә, кемдер юк. Гомумән, ниндидер мәсьәләдә карар кабул итү өчен өлкәннәр җаваплы. Яшүсмерләр белән мөнәсәбәтләр өчен дә без күбрәк җаваплы – проблеманы хәл итү юлларын без таба белергә тиеш. Әйтик, бүлмәне җыештырырга кирәклеге турында ничек әйтергә була? Өйгә кайтып керү белән тавыш күтәреп сөйләшмибез ич. Башта ашатып, хәлләрен сорашып алганнан соң акрын гына, тыныч тавыш белән тәртип турында исенә төшерергә була. Шунысы да бар – авторитеты булган ата-анага ниндидер эш кушканда бер тапкыр әйтү дә җитә. Аннары, аш бүлмәсендә үзенең юылмаган савыт-сабасы өелеп торса, ул кеше баласыннан нәрсә таләп итә ала?
Шулай да бала бүлмәсендә һәрвакыт тәртипсезлек, анда әйберләр саны артканнан-арта бара икән, бу ниндидер психик чир турында сөйләргә мөмкин. Психолог яки психотерапевтка мөрәҗәгать итәргә киңәш итәм. Бәлки баланың үз-үзенә бәясе түбәндер, бәлки аңа үзенең кыяфәте ошамыйдыр. 
– Яшүсмернең дәрес әзерлисе килмәсә нишләргә?
– Бу җаваплылык турында сөйли. Дәрес карау баланың төп эше. Башта ни өчен әзерлисе килмәгәнен ачыкларга кирәк. Бәлки бу фәнне аңламыйдыр, бәлки укытучысы белән аңлашылмаучанлык бардыр, бәлки арыйдыр. Моны яшүсмер дә, өлкән кеше дә дә тыныч, сөйләшергә вакыты бар чакта эшләү яхшы. Ачыклаганнан соң мәсьәләне хәл итү юлларын эзләргә була – репетитор белән шөгыльләнергәме, ниндидер түгәрәкләрдән баш тартыргамы, витамин эчәргәме. Аннары дәрес карауның плюсларын аңлатырга кирәк. 
Нәрсә генә әйтсәләр дә, хәзерге балалар бик акыллы, алар белән уртак тел табарга тырышсаң, һичшиксез, уңышка ирешергә мөмкин. Сөйләшү тонына килгәндә, ул яшь буенча бездән кечерәк, тәҗрибәсезрәк булса да, безнең хезмәтчебез түгел – хөрмәт белән мөрәҗәгать итү күпкә нәтиҗәлерәк. Баланы өйдәге эшләргә акрынлап җәлеп итәргә тырышыгыз. Бирем ул үти алырлык булсын. Яшүсмерләр белән «эшли» торган тагын бер ысул: көнне бергәләп һәм бары тик ул теләгәнчә үткәрү – кая барасыгызны, нәрсә ашыйсыгызны һ.б.ларны ул хәл итсен. Мондый ысуллар гаиләне ошамаган, ләкин кирәкле эшләргә – әйтик, өй җыештыруга караганда ныграк берләштерә. Һичьюгы шул ук ошамаган эшләрне кызыклырак итеп башкарырга була.

Фото freepik.com сайтыннан алынды
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев