Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Булсын дип яшәүче авыл

Басуларда һәм амбарда, нигездә, үз кешеләре эшли. Хуҗалык бер урында таптана торганнардан түгел – техниканы да яңартып бетергәннәр, зарланмыйлар.

Тукай районының Иске Абдул авыл җирлегендә эшләүче С.Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе берничә ел рәттән инде үзләрендә эшләгән ветераннарга, авылның өлкән кешеләренә «Шәһри Чаллы» газетасын яздырып килә. Без дә, үз чиратыбызда, басмабызда әлеге җирлек, аның кешеләре турында сөйләргә тырышабыз. Бу юлы да максатыбыз шул иде – август азагының кояшлы бер көнендә Иске Абдул якларына кузгалдык. 

Авылдашларының рәхмәте дә эшләрен уңышлы итәдер

Хуҗалыкның Мерәс авылында урнашкан идарә йортында безне предприятие җитәкчесе Марат Сафин һәм баш бухгалтер Илсур Сафин каршы алды. Марат Тәлгатовичтан кыскача гына бүгенге эшләре турында сорашам. «Шөкер, менә көзге бодайны җыеп бетереп, җитәрлек күләмдә орлыкка салып куйдык. Көтелгән уңыш булмады, әлбәттә. Басуга керәсең – юеш. Уракка алданрак чыкмаган булсак, анысы да булмый иде әле. Бөртекне сушилкада киптердек. Бүген арпа, борчак, солы җыябыз. Менә фацелияне урып куйдык. Бу культурадан умартачыларыбыз да файда күрә, үзебез исә орлыгын яхшы бәягә сатабыз», – ди ул.
Басуларда һәм амбарда, нигездә, үз кешеләре эшли. Хуҗалык бер урында таптана торганнардан түгел – техниканы да яңартып бетергәннәр, зарланмыйлар. «Булсын дип эшлибез инде, кулдан килгәнчә тырышабыз», – ди җитәкче. 

Авылдашларының һәрдаим әйтеп торылган рәхмәте дә аларның эшләрен уңышлы итәдер, мөгаен. Халыкка аренда җирләре өчен ел саен печәнен, бодай-арпасын бирәләр. Инде авылларда маллар бетеп барганда бу якларда әле көтүләр чыга. Бу яктан республикада санаулы гына авылларның берседер инде алар. Азыгын сатып аласы булмагач, халык терлек асрарга тырыша. Шуңадыр җирлектә һәр йорт нык, бай, матур. Гомумән, уңган, тырыш халык яши биредә.

Өйләнешкәннән бирле хуҗалыкта

Авыл кешеләреннән Фәрит һәм Лена Дәүләтгәрәевлар гаиләсе турында язарга тәкъдим итте Марат Тәлгатович. Лена ханым үзе идарәдә, предприятиедә баш экономист булып эшли икән. Ире Фәрит амбарда эшли, Казан аграр университетында укучы, бүген Сәйдәшев исемендәге предприятиедә практика үтүче уллары исә без барганда кырда иде. Лена ханым мине үзенең ап-ак «Тойота»сына утыртып, ире һәм улы янына алып китте. 

Менә без ындыр табагында. Фәрит биредә төягеч тракторда орлыклар тутырылган зур капчыкларны урнаштыру белән мәшгуль. Тиз генә икесен бергә фотога төшереп алам. Бераз аралашкач, озаклап сөйләшеп торырга вакыт юк дип, кабат тракторына менеп утыра Фәрит. 

Фәрит әфәнде армиягә киткәнче үк хезмәт юлын шушы хуҗалыкта башлаган. Кайткач дәвам иткән. Үзе Торнаташ авылы егете. Бүген гаиләсе белән төп нигездә яшиләр. Фәрит тә, Лена да гомер буе шушы хуҗалыкта хезмәт куялар. Кызлары Инзилә югары уку йортын тәмамлаган, хәзер Чаллыда эшли, уллары Илгиз, әйткәнемчә, әлегә университетта укый. 

Гаилә бу көннәрдә шатлыклы мәшәкатьләр белән яши: күптән түгел кызларына никах укытканнар, сентябрьдә туй ясарга җыеналар. «Гадәти тормыш алып барабыз инде без. Маллар тотабыз, бакчабыз бик зур. Менә быел 60 чиләк орлыклык бәрәңге әзерләгән идек, шул кереп бетте. Хуҗалык эшләрендә Фәритнең туганнары бик булыша. Алар барысы да Чаллыда яши», – ди Лена. 

«Туган авылыма кайтам, хуҗалыкта эшлим, йорт салам!»

Менә без хуҗалыкның борчак кырларында. Биредә Дәүләтгәрәевларның уллары Илгиз эшли. Без барган көнне «Магдон» комбайнында ярты басуны урып чыккан инде. Бу сөйкемле егетне беренче генә күрүем түгел. Күп еллар инде район Сабантуе мәйданында бил алыша. Быел да өченче урынны яулаган. Быел шулай ук спорт мастерына кандидат, аннары спорт мастеры исемен алган. Инде Россиянең бик күп шәһәрләрендә көрәш ярышларында катнашырга өлгергән. 

«Бу комбайнымда өченче елымны эшлим. Ә предприятие кырларында 14 яшьтән инде мин. Башта комбайнчы ярдәмчесе булдым, аннары үзем утырдым», – дип сөйли Илгиз. Егет Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкның стипендиаты да икән. Аңа аграр уку йортына барырга җитәкчелек үзе тәкъдим иткән. «Авыл хуҗалыгы юнәлешен сайлавыңа үкенмисеңме?» – дип кылларын тартып карыйм. «Юуук! Укып бетергәч, туган авылыма кайтам, хуҗалыкта эшлим, дәүләт программасында катнашып йорт салам, гаилә корам!» – дип чатнап тора егет. Соклангыч! Матур ниятләре тормышка ашсын Илгизнең. «Җәй буе комбайнда. Арытамы соң?» – дим. «Эшләве күңелсез түгел бит. Комбайным уңайлы, кондиционер эшли, музыка тыңлап була. Арыта да инде бераз, кайтып ял иткәч онытыла бит ул. Әле атнага ике-өч көн тренировкаларга да йөрим», – ди егет.

«Үзе укымыйча, бабай гәҗитне миңа бирми»

Илгизгә уңышлар теләп, кабат Мерәскә юл тотабыз. Илсур Сафин безне Иске Абдулга – газета укучыбыз янына алып китә. Авылда безне Илсур Сафинның тормыш иптәше, җирлек башлыгы Резидә ханым каршы ала. Әйтергә кирәк, алар икесе дә озак еллар шушы авыл өчен хезмәт куйган хөрмәтле кешеләр, авылдашларының тоткасы. Без Резидә Хәсиятовна белән Хәнифә апа һәм Кәшиф абый Насыйровлар йорты каршына килеп туктыйбыз.

Бу җирлектә эшчән, уңган-булган халык яши дип алдарак тиккә генә әйтмәдем. Насыйровлар – шундыйларның берсе. Йорт-куралары, ихаталары тыштан ук күз явын алырлык. Эченә кергәч, тагын бер кат шаккатасың – идәндә ник бер чүп әсәре булсын да, ник бер артык әйбер аунап ятсын. 80нән узган әби-белән бабай яши димәссең. Шулхәтле чиста, матур, зәвыклы йорт. «И-и, хәзер кулыма себерке дә тотканым юк инде, балалар кайтып җыештыра», – дип куя Хәнифә әби безнең соклануга җавап итеп. «Бик актив, хәрәкәтчән апа әле ул безнең, күрше әби белән көненә икешәр-өчәр мәртәбә авылны урап кайталар», – дип шаярып һәм яратып әйтеп куя Резидә Хасиятовна. Хәнифә апа үзе дә югалып калмый: «Ел саен Сабантуйда йөгерешкә чыга идем. Быел да бармакчы булган идем дә бит, картаям бугай, әзрәк куркып калдым», – дип куя. «Иптәшем белән бергә гомер итүебезгә быел 60 ел тула инде. Авырлыкларын да күп күрдек, бергә җиңдек, тату яшәдек. Балалар үстердек. Өч балабыз бар иде. Кызганычка, берсен ун айлык чагында ук югалттык. Улыбыз Әфганстанда хезмәт итте. Аны көтеп алуларның ничек авыр булганын, йокламый үткәргән төннәрне үзебез генә беләбез. Ә исән-сау кайткач сөенүләребез! Хәзер балаларыбыз, оныкларыбыз, аларның балалары өчен сөенеп яшибез. Оныкларыбыз гына түгел, оныкчыкларыбыз үсеп кидә инде. Шөкер, җыелып кайтып торалар, бөтен эшне эшлиләр. Бөтенесе дә кайткан вакытларда 18әр, 20шәр кешегә тулабыз», – ди горурланып Хәнифә апа.

Кәшиф абый хуҗалыкта электрик, автомеханик булып эшләгән. Бар эшне дә белүе, оста куллы булуы белән авылда олы хөрмәт яулаган. Хәнифә апа исә – укытучы, гомере буе Иске Абдул мәктәбендә башлангыч сыйныфларда эшләгән. «Гәҗитне күзлексез укыйм әле мин, – ди Хәнифә апа шаккатырып. – Әмма беренче бабай укый, үзе укып бетермичә бирми миңа. И-и, әле бездән соң гәҗитне күршеләр дә алып укый бит! – дип өсти аннары. 

– Дөнья хәлләрен беләсе килә бит. Һәр язма кызыклы безнең өчен. Рәхмәт чыгаручыларга. Шуңа өстәп, безнең хәлне дә белергә килгәнсез әле менә! Без өлкәннәргә газета бүләк иткән Сәйдәшев хуҗалыгына да олы рәхмәт, исән-сау эшләгез барыгыз да. Дөньяларыбыз тыныч булсын, балаларыбыз исән-имин яшәсен», – дип озатып кала безне Хәнифә апа. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев