«Бүреләр дә ач иде, без дә»
Онытылмаслык хатирәләр.
Минем әни Гөлсинә Нурлыгаян кызы Мөслим районы Яңа Карамалы авылында дөньяга килгән. Мин аннан сугыш чорындагы тормышларын еш сөйләтәм. Берни җуелмаган хәтереннән, сабый булса да һәрнәрсәне йөрәгенә сеңдергән ул. Сугыш чоры балаларының йөрәгендә мәңге онытылмаслык җәрәхәт – хатирәләр алар.
«Сугыш башланганда миңа 5 яшь иде. Кечкенә булсам да хәтеремдә бик нык уелып калган ул. Хәбәр килеп ирешкән көн бик эссе иде, авыл гөж килде, өлкәннәр нишләргә белмәде, хатын-кызлар елашты. Шул көнне Нурулла абзыйларның ындыр артындагы мунчасында ут чыкты. Бу афәткә кешеләрнең игътибары җитмәде, сүндерүче дә булмады, шунда янып бетте ул.
Безнең әткәйне беренче көннәрдә үк сугышка алдылар. Әле аның кулак буларак сөргеннән кайтуына да күп вакыт үтмәгән иде. Аның белән бер үк көнне берничә кеше китте. Без яшәгән Яңа Карамалы авылыннан Иске Карамалыга җыелышып озата бардылар аларны. Инәкәй өч яшьлек сеңелем Зәнфирәне кулына алды, без абыем Әсгать белән арттан иярдек. Бераз бардык та арып калдык. Инәкәй дә әткәй белән тыйнак саубуллашып, кире борылды.
Сугыш чоры балаларының балачагы каһәрле булды инде. Дөньяны үз җилкәләрендә тарткан хатыннарның хәле аннан да яманрак. Алсыз-ялсыз эш, ачлык-ялангачлык. Искә төшсә, хәзер дә җан әрни. 1932 елгы абыебыз бала гына булса да, гаилә йөген тартты. Колхоз эшенә дә малай килеш чыкты ул. Бу искә алуым аның һәм инәкәем Кәшифә Корбангали кызының рухларына дога булып барып ирешсен иде. Тырышып-тырмашып сыер да тотты, сөтебез булганга ачлыкка бирешмәдек. Ул елларны безнең якларда бүреләр күп йөрде. Алар да ач булгандыр, кешеләрнең малларына һөҗүм итәләр иде. Без сыерны өйалдында асрадык. Өйдә безнең янда берничә бәрәнебез дә бар иде. Шөкер, безгә бүре кермәде. Ә менә күршедәге апаларның салам түбәле лапасларына төшеп, зур сыерларын ашады. Бүреләрдән калганы гына үзләренә булды. Көне буе басуда эшләгәннән соң, төнлә колхоз атларын чиратлашып көтәләр иде хатын-кызлар. Инәкәйнең чираты вакытында кайсыбыздыр чирләп, ул өйгә кайткан арада бер атны бүре алып китеп, мәҗбүри эш биргән иделәр. Мәҗбүри эш – җәза. Нинди эш кушалар, шуны кире кага алмыйсың. Ул чакта хатын-кызлар белән фронттан комиссовать ителеп кайткан кешеләр «командовать» итә иде. Безнең авылда да бар иде андый явыз кеше. Бер бармагы юк иде аның. Без аңа инәкәйләрне җәберләүче итеп, куркып карый идек.
Тагын шунысы хәтердә калган – өй тәрәзәләрен томаларга куша иде безнең әбекәй. Мескеннәрнең фашистлардан куркулары булгандыр инде, сукыр лампа яктысын күрмәсеннәр, янәсе. Шуны кабызып хатыннар төннәр буе бияләй-оекбашлар бәйли иделәр. План бар иде. Үзләренең өсте ялангач иде. Фронтка булгач – изге эш, дип тырыштылар.
Үземнең күзалдыма тагын бер күренеш еш килә: кечкенә сеңелемне аркама кочтырып, кыш көне яланаяк саламнан-саламга сикерә-сикерә әбекәйләргә бара идем.
Мин олыгайган көндә яшьли дөнья куйган абыемны кызганып ятам. Бер рәхәтләре булмады, кадерләре булмады аларның. Шул аяусыз елларда йончып сәламәтлеген югалтты, бик яшьли дөнья куйды.
Әткәй – Нурлыгаян Газиз улының да язмышы гыйбрәтле. Сугышның беренче көннәрендә үк чакыру алып, Суслонгер лагеренә барып эләккән ул. Ишетеп беләбез, Мари урманнарында урнашкан бу лагерьдә кешеләрне урман кистереп, коточкыч газапларга дучар иткәннәр. Кешеләр ачлыктан, җитәкчеләренең вәхшилегеннән кырылган. Әткәйнең дә: «Чыгарып түккән бәрәңге кабыкларына ябырыла идек», – дип сөйләгәне хәтердә. Кайдадыр: «Суслонгердагы хәрби жинаятьләр әле дә булса тирәнтен тикшерелмәгән», – дип язып та чыктылар әле. Ә әткәй: «Дәшмәдем, баш күтәрми эшләдем дә эшләдем, шуңа исән калганмындыр», – дип сөйли иде.
Суслонгерга кемнәрне җибәргәннәре мәгълүм түгел. Үзем генә аның тарихын өйрәнгәч, уйланып куйганым бар. Бәлки, бабайны кулак баласы дип сайлаганнардыр. Берничә аты булган өчен, аның атасын сөргенгә сөрергә дигән карар чыгарганнар. Аның өчен улы – минем бабам бер ел Верхоянскта төрмәдә булып кайткан. Бәхетенә, Суслонгерда исән калып фронтка китәргә насыйп булган аңа. Смоленск фронтында каты яраланып госпитальгә эләккән. Шул арада авылга «үлде» хәбәре килгән. Очраклы гына Казанда госпитальдә берәү күреп, кайтып әбекәйгә әйткән.
1944 елда икенче тапкыр яралангач, бабайны авылга кайтаралар. Тик Хәтер китапларында бүгенгесе көнгә кадәр Нурлыгаян Газиз улы хәбәрсез югалганнар исемлегендә. Гәрчә, сугыштан соң кайтып колхозда эшләп яшәсә дә.
Минем әни сугыш чоры балаларының рәхәтсез тормышының шаһиты. «13 яшемдә өлкәннәр белән колхоз эшенә чыктым», – ди ул. Укуын ташлаган. «Кияргә киемем дә юк, үземнән кече апайларымны да карарга булышырга кирәк, тоттым да ташладым», – дип сөйли. Аннары башлана инде урман кисүләр, торф чыгарырга йөрүләр... Хәер, мондый язмыш бер анда гына түгел. Шундый каһәрле язмышка дучар булучылар бихисап.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев