Яңалыклар тасмасы
Буш вакытта
Телевидение һәм радио популярлыкларын югалта баралар. Социологларның сораштыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, бүген русиялеләрнең нибары 29 проценты гына буш вакытын телевизор карап үткәрә икән. Җиде ел элек исә, ягъни 2010да андый гражданнар 63 процент булган. Шуны да әйтергә кирәк: телевизор карарга яратучыларның күпчелеге - пенсионерлар.
Сораштыру вакытында халыктан буш вакытларын багышлаган биш шөгыль турында да кызыксынганнар. 60 процент русияле өй эшләре, бакчада казыну, шулай ук гаиләләре һәм балалары белән аралашуы турында әйткән (2010 елда мондыйлар 47 процент булган). Икенче урында - табигатьтә ял итү: халыкның 34 проценты бүген буш вакытын шулай үткәрә икән (ун ел элек 17 процент тәшкил иткән). Популярлык буенча өченче урында - бәйләү, тегү, чигү, сыннар ясау ише хобби (элеккеге 11 процент урынына хәзер 26 процент). Шулай ук русиялеләр эштән бушаган арада дуслары белән очрашырга, интернетта утырырга һәм китаплар, газета-журналлар укырга яратуларын белдергәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев