Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Быел суда һәлак булганнарның күбесе тыелган урыннарда су коенган

Быел республика сулыкларында су коенган татарстанлыларның күбесе тыелган урыннарда су коенган. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия утырышында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин сөйләде.

Ел башыннан бирле республикада 39 татарстанлы батып үлгән, шуларның 16сы узган атнада гына һәлак булган. Кызганычка каршы, батучылар арасында балалар да бар. Рафис Хәбибуллин Түбән Камадагы фаҗига турында да искә төшерде, анда җирле буада яшүсмер батып үлгән иде. 
Беренчел мәгълүматлар буенча, 14 яшьлек малай әти-әнисенә шалтыраткан һәм дуслары белән күлгә киткәнлеген әйткән. Шуннан соң укучының кайда булуы билгесез була. Баланың үле гәүдәсен ярдан 10 метр ераклыктагы буада 3,5 метр тирәнлектә табып алалар.
– Суда батып үлүчеләрнең төп сәбәбе – коену өчен махсус җиһазланмаган урыннарда су керү. Моннан тыш, узган атнада һәлак булган 16 кешенең алтысы исерек тә булган, – дип белдерде спикер. 
Коену сезоны башыннан бирле барлыгы 11 кеше батып үлгән, аларның исерек килеш суга керүләре билгеле. Рафис Хәбибуллин билгеләп үткәнчә, республикада алкогольне сулыклар янында эчеп торучы кешеләргә бернинди дә җаваплылык каралмаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фаҗига