Быел яңа ел табынына азык-төлек алу ничә сумга төшәчәк? [саннар]
Русиялеләрнең Яңа ел чыгымнары 17 мең 600 сум тәшкил итәчәк. Бу - узган елга караганда 4 процентка артыграк, дип яза «Коммерсантъ». Быел русиялеләр Яңа елга әйберләр сатып алу хәстәрен алданрак күрә башлаган: 33 проценты аларны - 15 декабрьгә кадәр (моннан бер ел элек әлеге күрсәткеч 28 процент тәшкил итә иде),...
Русиялеләрнең Яңа ел чыгымнары 17 мең 600 сум тәшкил итәчәк. Бу - узган елга караганда 4 процентка артыграк, дип яза «Коммерсантъ». Быел русиялеләр Яңа елга әйберләр сатып алу хәстәрен алданрак күрә башлаган: 33 проценты аларны - 15 декабрьгә кадәр (моннан бер ел элек әлеге күрсәткеч 28 процент тәшкил итә иде), ә 26 проценты (моннан бер ел элек - 28 процент) елның соңгы атнасында сатып алачак. Быел Русиядә дүрт кешедән торган гаилә өчен Яңа ел табынына куелачак азык-төлекнең уртача бәясе, узган елның шул чоры (5,8 мең сум) белән чагыштырганда 300 сумга артып, 6,1 мең сум тәшкил итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев