Чаллыда автобуста йөрүчеләр саны арта
«Без куелган максатка таба ышанычлы барабыз», - ди мэр.
Чаллыда автобуста йөрүчеләр саны арта. Ике ай эчендә автобусларда 4 млн 580 мең кеше йөргән. Кыска февраль аенда хәтта күбрәк - 2 млн 200 мең пассажир. Бу хакта эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә «Горкоммунхоз» предприятиесе директоры Альвир Аглуллин хәбәр итте.
«Атна саен 2-3 мең пассажирга артып бара. Январь бәйрәмнәреннән соң 65 мең пассажир булса, 2 атнадан соң 80 меңгә кадәр артты. Хәзер инде көн саен 100 меңнән артык кеше йөртәбез», – диде Альвир Аглуллин.
«Димәк, без көн саен 100 мең кешедән артыграк пасажир йөртү планкасына чыктык. Хәзер максатыбыз - алга таба да бу юнәлештә эшләү. Пассажирларга җәмәгать транспортларында уңайлы, чиста булырга тиеш. Автобус йөртүчеләр дә ягымлы булсыннар. Һәм иң мөһиме - куркынычсызлыкны тәэмин итү бурычы тора», – диде мэр Наил Мәһдиев.
Чаллыда 826 кеше юл йөрү билетлары сатып алган. Автобус һәм трамвайларда йөрү өчен 400 «проездной» алса, трамвайларда йөрү өчен – 150 билет. Аларның 560ы активлаштырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев