Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы Башкарма комитеты җитәкчесе туры эфирда чыгыш ясады

Җитәкче мобилизация, хәрби хезмәткә чакырылучылар һәм аларның гаиләләренә күрсәтелә торган социаль ярдәм хакында сөйләде.

Чаллы Башкарма комитеты җитәкчесе “ТНВ”га ник барган?  
Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрид Сәлахов «Татарстан яңа гасыр» телеканалының  «Трибуна нового века» тапшыруында чыгыш ясады. 
– Анда өлешчә мобилизация, хәрби хезмәткә чакырылучы шәһәрдәшләребезгә, аларның гаиләләренә күрсәтелә торган социаль ярдәм турында сөйләдем, – диде ул. 
Мәгълүм булганча, Чаллыда мобилизацияләнгән ир-егетләргә 20 мең сум акча, кирәк-яраклар тутырылган рюкзак бирелә, ә аларның балалары мәктәптә бушлай туклана, бакчаларга, түгәрәк һәм секцияләргә бушлай йөри. 
Моннан тыш, хәрбиләрнең гаиләләренә торак-коммуналь хезмәтләр өчен кайбер ташламалар да каралган. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хәрби хәрәкәт