Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы блогеры ник ябыккан?

«Мин үз өстемдә комплекслы шөгыльләнәм», – ди ул.

Укучыларыбыз: «Чаллы блогеры «Мама Маликушки» соңгы вакытта бик нык ябыккан. Моңа ничек иреште икән?» – дигәч, Олеся Борина белән элемтәгә кердем. 

– Мин 1 майдан дөрес туклана башладым. Рационнан баллы, тәмле һәм камыр ризыкларын алдым. Аксымлы, майлы, углеводлы – файдалы ризыклар белән тукланам. Мин элек 10ар бокал кофе эчә идем. Бу мине шешендергән икән. Хәзер алай итмим. Иртәнге, төшке һәм кичке ашны вакытында ашыйм. Дөрес итеп су эчәм. Бу организм өчен файдалы. Аннары көненә кимендә 10.000 адым җәяү йөрим. Скандиновия таяклары, фитнес, йога белән шөгыльләнәм. Нинди ризыкларны ничек ашарга кирәклеген белү өчен – нутрицолог, кеше анатомиясен яхшырак белү  фитнес-тренер булырга укыйм. Кыскасы, мин тулысынча үзем белән шөгыльләнә башладым. 2,5 ай ярым эчендә 8 килограммнан артык авырлыкны югалттым. Нәтиҗәдә сәламәтлегем яхшырды, мин тормышның һәр мизгеленнән  рәхәтлек алып яшим,  – ди ул.

Олеся ябыгырга теләүчеләргә киңәшләрен дә бирде:

«1 майдан, 8 марттан яисә башка көнне үзем белән шөгыльләнә башлыйм дияргә ярамый. Бу эшкә бүген тотыныгыз. Рационнан әкренләп баллы һәм камыр ризыкларын киметегез, төшке аштан соң яисә кич белән кимендә 30 минут җәяү йөрегез. Физкультура белән шөгыльләнегез. Фитнес һәм спорт көч, энергия бирә, калорияне киметә. Көн саен үлчәүгә басып авырлыгыгызны тикшермәгез. Бу сезнең кәефне төшереп, сәламәт яшәү рәвешен алып баруны туктатуга китерәчәк. Кыскасы үзегезне яратыгыз, үзегез белән шөгыльләнегез. Бу  – беренче чиратта сәламәтлек», – дип ассызыклады ул.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: блогерлар тормышы ябыгу