Чаллы - Борды юлында авария: йөк машинасы «Лада»ны изде - фотолар
Яңалыклар тасмасы

Чаллы - Борды юлында авария: йөк машинасы «Лада»ны изде - фотолар

Җиңел машина хуҗасы хастаханәдә.

Тукай районында тагын юл-транспорт һәлакәте булды. 8 ноябрьдә көндезге сәгать 2дә Чаллы – Борды юлында ике машина бәрелеште.

Гаеп - йөк машинасында. Ул төп юлдан баручы «Лада Веста» автомобилен үткәрми. Авария нәтиҗәсендә 39 яшьлек җиңел машина хуҗасы төрле тән җәрәхәтләре ала: башы имгәнә, сул кулы сына. Аны Чаллы хастаханәсенә озаталар.

"МАЗ" машинасының 62 яшьлек хуҗасына зыян килмәгән. Аның Саратов өлкәсеннән булуы билгеле.  

 

Тукай районы Дәүләт автоинспекциясе бүлеге фотолары


юл-транспортһәлакәте

Нет комментариев