Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы егете Санкт-Петербург онкология үзәге хирург-онкологы

«Яман шешне чит илләрдә яхшырак дәвалыйлар дип ялгышалар», - ди ул.

Санкт-Петербургның Н.П. Напалков исемендәге онкология үзәгендә эшләүче шәһәрдәшебез Азат Нәҗмиев ялларын туган якларында, әти-әнисе янында үткәрергә ярата. Якташыбыз үзенең тырышлыгы белән спорт һәм сәламәтлек саклау  өлкәсендә зур уңышларга ирешкән. Ул укудагы һәм фән өлкәсендәге казанышлары өчен ике тапкыр Россия Президенты, ике тапкыр Санкт-Петербург шәһәре хакимияте стипендиаты, «УМНИК» гранты иясе, «Санкт-Петербургның иң яхшы студенты, хирургия буенча бөтенроссия олимпиадасы җиңүчесе, билбаулы көрәш буенча Россия беренчелеге җиңүчесе, Дөнья беренчелеге призеры һәм башка бик күп бәйгеләрнең җиңүчесе булган. 
Чираттагы ялында татар булуы белән горурланып яшәүче акыллы егетне редакциябезгә чакырып әңгәмә кордык. Әңгәмә аның гаиләсе турында сөйләшүдән башланып китте. 

– Мин Тукай районы Новый поселогында укытучылар гаиләсендә туып-үстем. Әнием Гөлүсә – башлангыч сыйныфлар укытучысы, әтием тарих укытты. Алар икесе дә спортны яраталар. Әнием төрле ярышларда катнаша, әтием исә милли көрәшне үз итте. Алмаз һәм Айдар абыйларыма ике яшь тирәсендә әти безне дә спортка тартты. Чучело тегеп, көрәш серләренә өйрәтте. Мин туганнан бирле көрәштә дисәм дә була. 18 яшькә кадәр билбаулы көрәш белән шөгыльләндем. Аннары күп вакытымны укуга багышладым. Башта Новый поселогында укыдым, 7нче сыйныфтан Г.Акыш исемендәге 84нче лицей-интернатка күчтем. Биредә туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләү белән бергә ныклы белем дә бирделәр.

– Табиб булырга кечкенәдән хыялландыгызмы?
– Моның тамырына барып җитә алганым юк әле. Әти-әнием сөйләвенчә, мин кечкенәдән бөҗәкләр яратканмын. 9нчы сыйныфта укыганда табиб булам дигән ныклы карарга килдем. Һәм бу хыялымны тормышка ашыру өчен тырышып укыдым. Унберенче сыйныфта имтиханда химия, биологиядән 100әр, рус теленнән 87 балл җыйдым. Документларны төрле югары уку йортларына тараттым. Мине Санкт-Петербургның И.Мечников исемендәге дәүләт медицина университетына кабул иттеләр. 2013-2019 елларда дәвалау эше буенча белем алдым, ике ел ординатурада хирургия буенча укыдым. Аннары онкология буенча киттем. Бүгенге көндә Санкт-Петербургтагы онкология үзәгендә онколог-хирург булып эшлим.

– Сез студент вакытыгызда ук фәнни ачышлар ясагансыз икән?
– Мин студент чагымда ук төрле конкурсларда катнашып җиңә идем. РФ хөкүмәте стипендиясен, Россия Президенты грантын оттым. Аларны башның миендә мануаль хирургия осталыклырын ныгыту буенча нейрохирургия тренажерын камилләштерүгә тоттым. Үзем ясаган тренажерыма патентым да бар.

– Рекордыгыз турында да сөйләгез әле.
– Хирургиядә төен төенләү бик мөһим. Университетта укыганда тизлек буенча төен төенләүдә рекорд куйдым. 30 секунд эчендә 56 төен ясадым. 

– Азат, яман шеш белән авыручылар күпме? Моның сәбәпләре нидә?
– Кызганычка каршы, күп. Яшәү рәвешенең дөрес булмавы, экологик хәл, стресслар кеше сәламәтлегенә тискәре йогынты ясый һәм яман чир килеп чыгуга сәбәп була. Спорт белән дус булырга кирәк, аз хәрәкәт, дөрес тукланмау, начар гадәтләр яман шеш рискын арттыра. Кызганыч, соңгы елларда яман шеш яшәрә. Аны иртәрәк ачыкласаң, дәваланып, гомерне озынайту мөмкинлеге арта.

 – Ни өчен онкология юнәлешен сайладыгыз?
– Бүгенге көндә яман шеш киң таралган чир булып кала бирә. Аны ачыклау, дәвалау буенча яңа алымнар, яңа препаратлар барлыкка килә. Бу чир үсештә. Мин бер урында таптанырга яратмыйм, миңа яңалык, үсеш, хәрәкәт кирәк. Шуңа күрә онкология юнәлешендә эшләргә булдым. Мин юан эчәктәге яман шешкә операция ясыйм. Яман шешнең бу төрен дәвалауда көннән-көн яңа тикшерүләр уздырыла, яңа методлар барлыкка килә. Без аларны үз эшебездә кулланабыз. 

– Операцияне тишем ярдәмендә ясыйсызмы?
– Бу чирнең катлаулылыгына һәм кешенең организмына бәйле. Яман шеш бәләкәй булса, аңа операцияне тишем белән дә ясап була. Әгәр чир соңгы стадиядә икән, кешенең йөрәк, бөерләрендә проблемалар булса, операцияне ярып ясау нәтиҗәлерәк. 

– Россиядә яман шешне дәвалау ни дәрәҗәдә? Кешеләр акчалар җыеп, күп финанслар сарыф итеп, чит илләргә барып дәваланырга тырышалар.
– Кеше күп акча сарыф итсәм, нәтиҗәсе яхшы булыр дип психологик яктан үзен ышандыра. Чит илләрдә яхшырак дәвалыйлар дип тә ялгышалар. Яман шешне Россиядә, безнең үзәктә дә, чит илләрдә дә нигездә бертөрле ысуллар белән дәвалыйлар. Без дөньякүләм стандартларга туры килерлек дәрәҗәдә медицина ярдәме күрсәтәбез. Бүгенге көндә иммунотерапия ысулы гамәлгә керде. Безнең организмда көненә миллионлаган рак күзәнәге барлыкка килә. Кешенең иммунитеты аңа каршы тора. Көннәрдән бер көнне билгеле сәбәпләр аркасында организмда киеренкелек килеп чыгып, иммунитет яман шешкә каршы тора алмый башлый. Һәм яман шеш «башын күтәрә». Аны вакытында ачыклап, иммунотерапия (махсус препаратлар) куллансаң, кешене терелтергә була. 

– Сезнең үзәктә дәвалану түләүлеме? Санкт-Петербург кешеләрен гына дәвалыйсызмы?
– Без ОМС системасы буенча авыруларны бушлай дәвалыйбыз. Россиянең башка төбәкләреннән килеп, вакытлыча пропискага кергән кешеләргә дә югары квалификацияле медицина ярдәме күрсәтәбез.

– Онколог-хирургның көне ничек башлана?
– Мин иртәнге 5тә торам, көн саен күнегүләр ясыйм, ашыйм һәм эшкә барам. Шул чылбырның бер буыны гына өзелсә дә, көн нәтиҗәле булмый. Шуңа күрә мин бар кешегә дә спорт белән дус булырга, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, дөрес тукланырга киңәш итәм. Әби-бабайларыбызның: «Хәрәкәттә – бәрәкәт» дигән мәкале актуальлеген беркайчан да югалтмый. 

– Азат, шәхси тормышың белән дә таныштыр әле.
– Хатыным Әминә белән беренче курстан бирле бергә без. Ул Кавказ, Ногай ягыннан, дөресрәге Сөембикә ханбикәнең якташы. Һөнәре буенча рентгенолог. Өйдә татарча гына сөйләшергә, татар рухын сакларга тырышабыз. Улыбызга 1 яшь тә 7 ай. Яңа елны туган нигездә туганнар белән каршылыйбыз. Ялларда да, бәйрәмнәрдә әти-әни янына кайтабыз. Мунчалар кереп, милли ризыклар белән сыйланабаз. Әти-әниләр оныкларын күрсеннәр, татарча тәрбияләсеннәр, туган телебездә сөйләшсеннәр дибез. Бала татар мохитендә тәрбияләнсен, милли йолаларны, туган телен кечкенәдән сеңдереп калсын дип телибез, чөнки Санкт-Петербургта балалар бакчасында, түгәрәкләрдә рус теле өстенлек итә бит. 

– Чаллы, Татарстан сагындырамы?
– Әлбәттә. Мин бит татар егете. Кеше белән танышканда да башта милләтемне әйтәм. Мине татар теле, татар рухы, туган як сагындыра. Киләчәктә Казанга яисә Чаллыга кайтып урнашырга планлаштырабыз. 

– Әти-әниең, туганнарың бүгенге көндә ниләр белән шөгыльләнә?
– Әнием укытучы, әтием Сосновый Бор, Новый поселокларында тренер. Төрле спорт чаралары оештыра. Айдар абый төзелеш тармагында эшли, Чаллыда милли көрәш федерациясен җитәкли. Алмаз абыем Санкт-Петербургта гадәттән тыш хәлләр министрлыгы системасында эшли. Аллаһка шөкер, очрашып, аралашып яшибез. Без әти-әниебезгә спортка һәм татар теленә мәхәббәт тәрбияләгәннәре, безне чын ир-егетләр итеп үстергәннәре өчен рәхмәтле. 

– Көрәш белән шөгыльләнергә вакытыгыз каламы?
– Ялга кайтканда абыем белән келәмдә көрәшеп алабыз. Рәхәт була, тәннәребез рәхмәт «әйтә». 

– Укытучыларыгыз белән очрашасызмы?
– Г.Акыш исемендәге лицей-интернат укытучыларына төпле белем, милли тәрбия биргәннәре өчен рәхмәт. Ялга кайткач укытучыларым һәм укучылар белән очрашам. Биредә укучыларга ныклы белем бирү өстенә профориентация эшенә дә игътибар зур. Монда акыллы, тәртипле балалар укый. Алар кызыксынучан. Эшем, медицина турында сөйлим. Медицина университетында алты ел укыган кеше яхшы тормыш мәктәбе уза. Сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләмәсә дә, ул фән, фитнестренер һәм башка өлкәләрдә үз урынын таба ала. Сәламәтлек саклау системасы вакытны дөрес бүләргә, дисциплинага өйрәтә. Шуңа күрә укучыларны медицина юлын сайларга өндим. 


/ Фото Азат Нәҗмиевтан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сәламәтлек