Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы егетләре кинога төште

«Мин хәзер киноны бүтәнчә карыйм. Кызык түгел. Беләм бит инде, алар чынлап еламый, күзләренә су агызалар», - ди Раил Бадигуллин.

Чаллыда күптән түгел «Город Брежнев» сериалын төшерделәр. Анда Лев Васильев исемендәге Кама Дәүләт автомеханика техникумының 2нче курс студентлары Раил Бадигуллин белән Руслан Газиев та катнашты. Аларны башта массовка өчен сайлап алалар, аннары яңа серия төшергәндә тагын чакыралар. Электрик һөнәрен үзләштерүче бу егетләрне кураторлары Гөлназ Әхмәтҗанова белән редакциябезгә чакырдык.

«Город Брежнев» сериалы – элеккеге шәһәрдәшебез Шамил Идиатуллин романының экранизациясе. Жанры – драма. Режиссеры – Александр Колесник. 
1982 елда Яр Чаллы шәһәренә Брежнев исеме бирелә. Сюжетта 1983 ел вакыйгалары күрсәтелә. Фильм геройлары – үзләрен «контора» дип атаган яшүсмерләр бандалары, алар шәһәрдә үзләрен хуҗаларча тота. Төп герой – 15 яшьлек Артур башта бер төркемгә дә карамый. Тик аңа да «контора»га керергә туры килә. Нәтиҗәдә ул милиционерны үтерә. Моны аңа үзен яклар өчен эшләргә туры килә, тик мондый катлаулы ситуациядән котыла алырмы? Тамашачы 8 серия дәвамында шушы һәм башка сорауларга җавап табачак.

– Егетләр, съемкага ничек эләктегез?
Раил Бадигуллин:
– Без Руслан белән инде ун ел «Олимпийский» спорткомплексында көрәш белән шөгыльләнәбез. Бервакыт тренировкага Мәскәү продюсерлары килде. Алар сериал өчен егетләр эзли иде. Көрәш алымнарын күрсәтергә сорадылар. Аннары гәүдәң, буең, чәчләрең туры килә диделәр. Ә минем башта барасым килмәде, оялдым. 
Гөлназ Әхмәтҗанова:
– Раил дустын армиягә озатканда аңа теләктәшлек йөзеннән чәчен кыска итеп алдырды. Ә режиссерларга нәкъ шундый персонаж кирәк булган. 
Руслан Газиев:
– Алар нәкъ менә спортчыларны җыйды. Чөнки без төшкән массовка кадрларында сугышырга, кемнедер егарга да кирәк булды. Аннары спортчыларның гәүдә төзелеше, хәтта йөреше дә башкачарак.  
– Ни өчен сезне сайлаганнарын аңлаттылармы?
Раил:
– Актерлык осталыгыбыз ошаган. Сценарий буенча, бер төркем егетләр белән басып торганда яныбыздан бер кыз үтеп китә. Мин күзләрем белән генә егетләргә аңың артыннан барырга кушам.
Руслан:
– Мин анда шешәдән генә портвейн эчәм, тәмәке тартам – табигый килеп чыккан. 


– Рольләрегез характерыгызга туры килдеме?
Раил:
– Әйе, үземне уйнаган кебек булдым, әллә нәрсә уйлап чыгарырга туры килмәде.
Руслан:
– Ә мин бандит Гетманның уң кулы. Хәтта кеше "үтерергә" дә туры килде – без бер "малайны" түбәдән ыргыттык.
Гөлназ Әхмәтҗанова:
– Руслан тормышта бик әдәпле, һәрвакыт костюм-чалбардан йөри, тыныч. 
– Тискәре рольне башкару авыр булмадымы?
Руслан:
– Юк. Миңа кызык булды. Аннары режиссерлар нишләргә, ничек уйнарга, ничек сугышырга кирәклеген әйтеп торды.

– Сценарий буенча бармаган чаклар булдымы?
Раил: 
– Әйе. Әйтик, мине йөгергәндә куып тоттылар. Аннары кулларымны артка каерып, УАЗикка утыртып, милиция алып китте.

 Сүгендеңме?
Раил:
– Юк! Әни караячак бит (көлә). 
Руслан:
– Ә безнең банда качты.
Раил:
– Аларга качарга юл калды, ә безне камап алдылар.


– Съемкалар нинди урыннарда барды?
 Раил:
– Башта «Татарстан» кунакханәсендә җыелдык. Аннары шул тирәдәге комплекста иске йортлар янында төштек. 
Гөлназ Әхмәтҗанова:
– Чаллыда КАМАЗ-Мастер урамында да, ГЭС бистәсендә дә төшкәннәр, чөнки атмосфера өчен иске йортлар кирәк булган дип аңладык. Санкт-Петербург, Кисловодск шәһәрләрендә, Ленинград өлкәсендә төшерелгән эпизодлар да бар. Бу – «группировкалар» чоры. Раил әле банданың башлыгы да. Кино чынбарлыкка таянып төшерелгән. 
– Ул банданың исеме бармы?
Раил:
– «Гетманга каршы»лар идек без. Гетман – тискәре персонаж. Руслан аның бандасына карый. Ә минем төркем аңа каршы, гаделлек яклы. 
– Танылган кешеләр белән очраштыгызмы?
Раил:
– Әйе. Александр Бухаровны күргәч: «Сез бит «Солнцепек» фильмында төштегез, әйеме?» – дип сорадым. Аның белән бөтенесе дә фотога төште. Ул бик күп фильмнарда уйный. 
Руслан:
– Үзен гади тотты – безнең белән бер бүлмәдә киенде.


– Нинди киемнән төштегез?
 Руслан:
– Костюмерлар безгә 80нче еллардагы киемнәр бирде. 
Раил:
– Мин чешкадан йөрдем. Суыткач ботинка бирделәр. Фуфайка, йон кофталар, парашют шикелле киң ыштаннар кидек. 
Руслан:
– Башка – петушок дип аталган башлык. 
– Аппаратуралары нинди иде?
Раил:
– Камералары ике миллионлык! Яңгырны күрсәтми торган, якты көнне караңгы кич итеп күрсәтә торган кечкенә генә махсус җиһазлары бар. 
– Сезнең белән тагын кемнәр эшләде?
Руслан:
– Бер текә каскадер – Александр Иванов эшләде. 
Раил:
– Ничек егылырга, ничек сикерергә икәнен дә, мимиканы да ул күрсәтте. 


– Моңарчы сәхнәдә чыгыш ясаганыгыз бар идеме?
Гөлназ Әхмәтҗанова:
– Алар бик актив егетләр, минем төркемдәге уң кулларым. Нинди генә бәйге, бәйрәм булмасын, беренче булып алар катнаша. Нәкъ менә аларны сайлап алулары да очраклы түгел дип саныйм – кеше алдында үз-үзеңне тота белү, чыгыш ясау тәҗрибәсе сизелә бит ул. Әле күптән түгел Минзәләдә үткәрелгән «Бергә һәм дус атлап» республикакүләм әдәби-тарихи бәйгесендә 18 уку йорты арасында икенче урынны яуладык. Башта егетләр белән татар халкына хас кунакчыллык турында видео төшереп җибәрдек. Ә финалда алар Сабан туен бию аша күрсәтте. Жюри рәисе, Минзәлә татар драма театрының баш режиссеры Дамир Сәерханов команда чыгышын югары бәяләде.
– Кинода төшүдән иң көчле тәэсир нинди булды?
Раил:
– Мин хәзер киноны бүтәнчә карыйм. Кызык түгел. Беләм бит инде, алар чынлап еламый, күзләренә су агызалар. Кешене түбәдән ыргытканда аның урынына капчык аталар.
– Хәзер сезне урамда таныйлармы?
Раил:
– Ютубта спойлер чыкканнан соң бик күп кеше «Синме ул?» дип гаҗәпләнеп сорый. 
Руслан:
– Без беркемгә дә әйтмәгән идек кинога төшкәнне.


– Бу кино экраннарга кайчан чыга?
 Раил:
– Кыш азагында диделәр. 

«Триикс Медия» кинокомпаниясенең режиссер ассистенты Елена Луценко фильмга кастинг үткәрергә рөхсәт иткәннәре өчен Чаллының «Олимпийский», «Төзүче» спорткомплекслары җитәкчелегенә, тренерларына һәм съемкада ярдәм күрсәткән Чаллы кешеләренә зур рәхмәтен белдерә.

Фотолар Ренат Латыйпов һәм Елена Луценкодан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев