Җинаять эше кузгатылды.
Чаллыда 39 яшьлек эшмәкәр 510 мең сум акчасыннан колак какты. Ул үзен «интернет сатучы» дип таныштырган мошеннниклар корбаны булган. «Сатучы» товарның тулы бәясен түләүне сораган. Эшмәкәр күрсәтелгән счетка акча җибәргән. Әмма товар килмәгән, сатучы телефонга җавап бирмәгән. Эшмәкәр полициягә мөрәҗәгать иткән. «Мошенниклык» маддәсе буенча эш ачылган.
Нет комментариев