Чаллы эшмәкәрен мошенниклар алдамакчы булган.
Чараларны вакытында күрү генә акчаларын саклап калган.
Эшмәкәр Алсу Рәхмәтуллина, мошенниклардан сак булырга кирәклеген белә торып, аферистлар тозагына эләгә язган. "Миңа ЖЭКтан дип шалтыраттылар. Анда Марина исемлеме бугай, бер ханым эшли, исемен төгәл хәтерләмим, шул дип уйладым. Аның белән чынлыкта да берәр атна элек күрешкән идек. Болар да "Сезнең белән күрешкән идек, йортның чатын ачабыз, анда керер өчен телефонга килгән махсус номерны әйтергә кирәк булачак", ди. Мин ышанам, башымда да юк, тиз генә карап әйттем. Шуннан соң карасам, дәүләт хезмәтләре порталының коды булып чыкты. Тиз генә улым белән парольләрне алмаштырдык, полициягә барып гариза яздым, МФЦга барып кредитларга «самозапрет» куйдырттым. Аннан тагын шалтыраттылар. МАХ тан хәбәр килә, сезгә ят номерлар шалтырата, мошенниклар дип уйласагыз ОПЕРАТОР сүзен язарга куша. Аннары тагын берничә көн чит номерлар шалтыратты, алмадым. Шундый оста сөйләшәләр, аңламыйча да каласың!", - дип сөйләде безгә шәһәрдәшебез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев